Богдашкино авылында Луганск халык республикасында һәлак булган Николай Волков белән хушлашу мәрасиме булды
Көн темасы

Богдашкино авылында Луганск халык республикасында һәлак булган Николай Волков белән хушлашу мәрасиме булды

Һәлак булган Николай Волков белән хушлашырга авылдашлары һәм район халкы килде.

(Тәтеш, 11 июль, “Тәтеш таңнары”). Богдашкино авылында, 11 май көнне, Луганск халык республикасының Попасная шәһәрендә һәлак булган Николай Юрьевич Волков белән хушлашу мәрасиме булды.

Николай Волков 1993 елның 17 августында Чувашия Республикасының Яльчик районы Яманчурино авылында туган. Ул Буаның 83нче һөнәр училищесын тәмамлаган, аннан РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәткә алынган. 2013 елның 31 июнендә тәгәрмәчле бронетранспортерлар йөртүче вазифасында контракт буенча хәрби хезмәткә алынган. Хушлашу мәрасиме Тәтеш районының Богдашкино авылында булды. Һәлак булган Николай Волков белән хушлашырга авылдашлары һәм район халкы килде.

Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов һәм Татарстан Республикасы Президенты Аппараты вәкиле Артем Юрьевич Абрамов, Николайның туганнары һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклаштылар. Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Әлфәт улы Гарифуллин һәлак булучы хөрмәтенә бер минут тынлык игълан итте.
 


Нет комментариев