Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Бөтенроссия ­халык санын алу тәмам­ла­нырга ике көн калып бара

Сөендек авылында яшәүче Лилия Әүхәдиева Сөендек һәм Бидәңге авылы җирлекләрендә халык санын алуның ничек узуы турында сөйләде.

(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”).

– Мин беренче тапкыр исәпкә алучы булып эшләдем. Бу бик зур дәүләт эше, шуңа күрә башта бик дулкынландым, чөнки халык санын алу – ил тарихына мөһим өлеш. Тик соңыннан барысы да көндәлек эш ритмында барды. Барлык якташларымны да беләм. Бер районда, бер авылда яшибез, Башчы һәм Бидәңгедә яшәүчеләрнең барысы да таныш. Шунысын да әйтеп үтәсем килә, бу эштә миңа Инзилә Фазлыева һәм Ольга Саймуллина зур ярдәм күрсәттеләр. Мин, барлык исәпкә алучылар кебек үк, сораштыруны махсус программа белән тәэмин ителгән план­шет компьютер кулланып үт­кәрдем. Бу бик җиңел булды, өстәвенә, бер төймәгә басып бөтен отчет чыга, аны Тәтешкә дәүләт ­статистикасы бүлегенә җибәрү бик уңайлы.

Якташларым янына Бөтенроссия халык санын алу символикасы төшерелгән кием һәм зәңгәр сумка белән йөрдем. Таныклыгымны тәкъдим иттем.
Әби-бабайлар мине юлда ­очратканда, үзлә­рен очраклы гы­на онытып ­кал­дыр­­­­­ма­­сын­нар дип,  “исәп­­кә алыр­га” сораган очрак­лар да булды. Биредә дачалары булган Казаннан, Ульяновск өлкә­сеннән кайткан кешеләр дә җанисәп узарга теләк белдерделәр.

Телефон аша да мәгъ­лүмат алырга туры килде, чөнки кайберләре, кызганычка каршы, авырый иде. Шәхси йөреп чыккан вакытта кешеләр бик яхшы каршы алдылар, бирелгән сорау­ларга бик теләп җавап бирделәр. Чәй эчәргә тәкъдим иттеләр, әмма мин КОВИД-19 таралуга бәйле чараларны профилактикалау буенча Роспот­ребнадзор киңәшләрен катгый үтәдем. Бездә кешеләр кунакчыл. Исәпкә алучы булып эшләгән һәр көн миңа шатлык алып килде. Кешеләр белән аралашу да кызыклы булды. Анкетага кергән сораулар күп: гаилә хәле, керем дәрәҗәсе, торак шартлары, белем. Сораштыруда беренче балаң турында мәгълүмат дигән пункт бар. Һәм менә хатын-кызлар еш кына: ни өчен беренче бала турында гына сорау бар, дип сорадылар. Һәм барлык балалары турында да сөйләделәр,  бигрәк тә әбиләр, үзләре­нең яшь чак­ларын искә төшерделәр.

Иң мөһиме, якташларым Бөтенроссия халык санын алуны үткә­рүнең мөһимлеген һәм әһәмиятен аңладылар, шуңа күрә алар бе­лән аралашу һәм алардан кирәкле мәгълүмат алу җиңел ­булды.

Бөтенроссия халык санын алу буенча гомумроссия кайнар линия телефоны 8-800-707-20-20.
Татарстанстатның кайнар линия телефоны (Казан шәһәре) (843)221-78-78.
Тәтеш районының кайнар линия телефоны 8 (84373)2-56-03.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев