Фоторәсемнәрдә – ана мәхәббәте турында
Көн темасы

Фоторәсемнәрдә – ана мәхәббәте турында

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан безнең “Тәтеш таңнары” сайтында “Минем әни – иң яхшысы” дип исемләнгән фотобәйге булып узды.

(Тәтеш, 14 март, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). 

Безнең фотоконкурсларда кат­нашучыларның исәбе арта баруы сөендерә. Барлык гашыйклар көненә багышланган бәйгедә 65 кеше катнашкан булса, “Минем әни – иң яхшысы” дигән бәйгегә 79 фоторәсем җибәрелде. Анда барысы да әниләр мәхәббәте турында матур сүзләр белдерәләр, әмма бәйге – бәйге шул инде, шуңа күрә анда җиңүчеләр бар һәм ­ниндидер сәбәпләр белән кем­гәдер җиңү өчен тавышлар җитеп бетмәде.
Лилия ­Филиппова җибәргән ­“Минем әни – иң ­яхшысы, чөнки ул ­минеке” фотоэшенә барыннан да күбрәк  – 1072 кеше тавыш бирде. Безнең төп приз – стенага элә торган картина нәкъ тә аңа ­насыйп булды. 
Крис­тина Марасованың “Нәкъ тә менә син – минем әнием булуы­на сөенәм” дигән фото­рәсеме 1022 тавыш җыеп, икенче урынны алды. 
Валерия Тру­­каеваның “Әни – дөнь­яда иң кадерле кеше. Аны хөр­мәтләгез” дип исем­лән­гән фо­то­сурәте 494 тавыш бе­лән өченче ­булды.

Келәш авылыннан Дамир Нотфуллин “Авангард” гә­җите редакциясе коллективы призына (аның әнисе өчен матур чуклы яулыкка) лаек дип танылды. Аның “Ир-егетләр бишек тибрәткән кулларны кайгыртырга, ярдәм итәргә һәм сакларга тиеш! Һәм, чынлыкта, һәр бөек ир-атны ана тәрбияләгән” ди­гән сүзләр редакция­­без хез­мәткәрләрен би­тараф калдырмады. Сүз уңа­еннан, ул һәм  аның хатыны Рузалия “Барысы да мәхәббәттән башлана” бәй­гесендә призга ия ­булганнар иде инде. 

Барлык дүрт җиңүче хакында без “Тәтеш таңнары” гә­җи­тендә һич­шиксез язып ­чыгачакбыз. Безнең “Тә­теш таңнары” сайтындагы яңалыкларны күзәтеп барыгыз, бәйгеләрдә катнашыгыз һәм җиңегез! Бик тиздән – Тәтеш шәһәре­нең 240 еллык юбилеена ­багышланган  яңа бәйге ­башланачак.
 


Нет комментариев