Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Грипп турында җиде сорау

Тәтеш үзәк район хастаха­нәсенең табиб-эпидемиологы Алмаз Юнысов еш бирелә торган җиде сорауга җавап бирә.

(Тәтеш, 29 декабрь, “Тәтеш таңнары”).Татарстанда ОРВИ, шул исәптән грипп белән авыручылар саны арта бара.

Тәтеш үзәк район хастаха­нәсенең табиб-эпидемиологы Алмаз Юнысов еш бирелә торган җиде сорауга җавап бирә.

– Хәзерге вакытта ке­шеләр еш йоктыра торган инфекция ничек дип атап йөртелә?
– Вирусология күзәтүләре мәгълүматлары буенча, Татарстанда бүгенге көндә H1N1 төре өстенлек итә, аны еш кына “дуңгыз гриппы” дип йөртәләр. 
 
– Элегрәк дуңгыз гриппы турында сөйләгәннәр иде, ул кабаттан килдеме?

– Әлеге төрдәге вирус беренче тапкыр бөтен дөнья буйлап диярлек 2009 елда таралган иде. Соңгы елларда без башка пандемия – коронавирус белән көрәштек. Ул гриппны кысрыклап чыгарды, ә дуңгыз гриппы хәзер яңадан баш калкытты, өстәвенә бөтен Россия буйлап.

– Әгәр мин грипп белән авырганмын икән, ул минем өчен куркыныч түгелме?
– Иммунитет, кагыйдә буларак, якынча бер ел саклана. Авырганнан соң да, шулай ук вакцина ясатканнан соң да. 

– Куркынычлылык төр­кеменә кемнәр керә?
– Үпкә, йөрәк-кан тамырлары системасында хроник чирләре булган затлар, элек коронавирус инфекциясе йоктыручылар, шулай ук балалар һәм йөкле хатын-кызлар. 

– Дуңгыз гриппы ничек итеп йога?
– Чир, нигездә, һава-тамчы юлы белән йога. Вирус тышкы мохиттә бик үзгәрүчән түгел, шуңа күрә әйберләр аркылы йокмый диярлек.

– Грипптан ничек сакланырга?
– Вакцина ясату – иң яхшы саклану чарасы булып тора. Тәтеш районы вакцина белән тәэмин ителде. Аның нәкъ тә хәзерге төрдәге гриппка каршы  нәтиҗәсе зур. 
Җәмәгать урыннарында һәм транспортта профилактик максатларда битлек кияргә, социаль ераклыкны үтәргә, витаминнар эчәргә, кулларны даими рәвештә сабынлап юарга кирәк.

– Грипптан прививканы кайда ясатырга була?
– Тәтеш үзәк район хас­таханәсендә, Олы Тархан участок хастаханәсендә, Олы Шәмәк табиб амбу­ла­ториясендә, фельдшер-акушерлык пунктларында. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп