Иң мөһиме – кешеләр турында уйлау
Көн темасы

Иң мөһиме – кешеләр турында уйлау

Рәмзия Рәфыйкова – үз эшен оештыра белүче һәм уңышлы үстерүче, районыбыз икътисадында үз урынын таба һәм ышанычлы били алучы бердәм тупланган эшкуарлар төркеменнән.

(Тәтеш, 26 май, “Тәтеш таңнары"). Рәмзия Рәфыйкова – үз эшен оештыра белүче һәм уңышлы үстерүче, районыбыз икътисадында үз урынын таба һәм ышанычлы били алучы бердәм тупланган эшкуарлар төркеменнән.

– Рәмзия Әхмәтовна, сез үзегездә эшкуарлык сәләте барлыгын ничек ачыкладыгыз?
– Үземнең эшчәнлек төре буенча унике ел элек миңа күп кенә район үзәкләрендә булырга туры килде һәм аларның һәркайсында тукланып чыгарлык, кечерәк, әмма уңайлы заманча кафелар бар иде. Шул чакта үзебезнең туган шәһәрдә дә шундыйрак берәр нәрсә ачу турындагы уй күңелгә килде. Гаять зур планнар туды... ә кесәдә 300 сум... Гаилә киңәшмәсендә тәвәккәлләргә кирәк дип хәл ителде. Кредитлар  рәсмиләштердек, аукционда иске бина сатып алдык, ләкин ул шактый зур кертемнәр таләп итте. Һәм шул чакта без шәһәр үзәгендәге үзебезнең фатирдан кафе ясарга уйладык. Безнең үз эшебезне башларга дигән идеяне хуп­лаган район җитәкчелеге ярдәмендә күтәренке рухта эшкә алындык. Кирәкле барлык документларны рәсмиләштердек, килешүләр буенча барлык баскычларны үттек һәм нәтиҗәдә үзебезнең исем белән зур булмаган кафебыз барлыкка килде. Унбер елдан соң, иске бина без хыялланган урынга әйләнде. 
– Кыенлыклар белән очрашырга туры килдеме соң?
– Авырлыклар – эшкуарлык юлында аерылгысыз өлеш, әмма файдалы, катлаулы хәлләрдән сабак аласың. Беренче вакытларда кадрлар җитешмәү мәшәкатьләренә дучар булдык. Шулай да хәзер янәшәдә 8 – 10шар ел хезмәт куючы кешеләр бар, мин аларга ышанам.
– Эшкуарга нинди холык сыйфатлары ярдәм итә?
– Эшкуарлык – бу гаять зур хезмәт, көндәлек катлаулы эш, анда яллар һәм бәйрәмнәр бөтенләй дә булмый диярлек, шуңа да, тормышны ярату, үҗәтлектер дип уйлыйм. Яхшы мәгъ­нәдә, авантюрачы булырга  кирәк. Тәвәккәлләргә курыкмас­ка. Омтылыш һичшиксез уңышка китерәчәк. Дөрес карарлар кабул итә белү. Әдәплелек. Башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белү һәм яхшы нәтиҗә буласына ышану. Һәр эшкуарның терәге булырга тиеш.  Минем гаиләм – минем тая­нычым. Кечкенә яки зур эш булсынмы, иң мөһиме, һәркайсын зиһен белән уйлап, эшлек­ле маһирлыкта һәм күңел биреп тотыну. Үз эшеңне яратырга кирәк.
Әгәр син барысын да дөрес эшлисең икән, табышка тукталып калмасаң, ә кешеләр турында уйласаң, ул чакта барысы да уңышлы чыгачагына мин ышанам. Иң әһәмиятлесе, барысын да сыйфатлы итеп башкарыр­га – бу иң мөһиме. Һәрбер кешенең бурычы, аның киләчәге – кешеләргә файдалы булу һәм үзеңне яңа яктан ачу.

Миңа бәхет елмайды, миңа калса, бу яктан минем барысы да уңышлы килеп чыкты.
 

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Артем Абрамов мәгълүматлары буенча, тулаем территориаль продуктта кече һәм урта бизнесның өлеше 26 процент тәшкил итә. Район территориясендә 75 кече предприятие һәм 382 шәхси эшкуар эшли. Үзешчәннәр исәбе чама белән 1,5 мең кеше. Кече предприя­тиеләрнең төп эшчәнлек өлкәсе авыл хуҗалыгына туры килә, аннан соң күмәртәләп һәм ваклап сату, төзелеш бара. Эшкуарлар үз эшчәнлекләрен тормышка ашырып, район бюджетын тулыландыруга үз өлеш­ләрен генә кертеп калмыйча, шулай ук күп кенә көнүзәк проб­лемаларны да чишәргә ярдәм итәләр: яңа эшче урыннар булдыралар, кешеләрне кирәкле товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итәләр, хәйрия акцияләрендә катнашалар.
 


Нет комментариев