Коронавирус балаларны да аямый
Татарстанда яшүсмерләргә коронавирустан вакцина ясау башланды – бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
(Тәтеш, 3 февраль, “Тәтеш таңнары”, Алинә Тарханова, фото автора).
– Коронавирус балаларны да аямый. Аларга вакцина ясатырга кирәкме? – дигән сорауны бирдек без Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибының эпидемиология мәсьәләләре буенча урынбасары Алмаз Юнысовка.
– Ни аяныч, коронавирус инфекциясе белән балалар да зарарлана һәм авырый. Коронавирусның яңа штаммы – “омикрон” килү белән авыручылар саны да артты. Ата-аналарга балаларының сәламәтлек торышын игътибар белән күзәтергә кирәк. Әгәр аңарда өч тәүлектән артык югары температура, бик нык хәлсезлек һәм йокы килү булса, туклануы начарланса, тамагы авыртса һәм бераз коры ютәл булса, беренче чиратта педиатр белән элемтәгә керергә һәм хәлне төгәл итеп аңлатып бирергә яки ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк. Тәмне һәм исне сизмәү, өлкәннәрдәге кебек үк, вирус штаммына бәйле. “Омикрон” штаммын йоктырганда бу билгеләр сирәк очрый башлады, шул исәптән яшүсмерләр арасында да, – дип билгеләп үтә Алмаз Фәрит улы. – Баланың чир белән зарарлануы турында мәктәпкә хәбәр итәргә кирәк, анда эпидемиягә каршы чаралар күреләчәк. Мондый очракларда класс бер атна карантинга ябыла, ә укыту дистанцион рәвештә була. Балаларга, олы кешеләр кебек, шундый ук профилактик чараларны үтәргә: кулларны сабынлап юарга, төчкергәндә һәм йөткергәндә авызны томаларга кирәк. 5-6 яшьтән олыраклар, яшүсмерләр җәмәгать урыннарында битлек киеп йөри алалар.
12-17 яшьлек балалар яңа коронавирус инфекциясеннән балалар хастаханәсендә вакцина ясата ала. Процедура ике компонентлы “Спутник М” препараты белән ясала, ул нәкъ тә балалар өчен эшләнгән. Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, вакцина биш тапкыр җиңелләштерелгән “Спутник-V” төреннән гыйбарәт. Антитәнчекләр күләмен саклау өчен эшләп чыгаруга әлеге концентрацияләр җитә. 15 яшькә кадәргеләрнең ата-аналары янәшәдә булу һәм аларның ризалыгы катгый рәвештә мәҗбүри булып тора. Ә менә 15 яшьтән башлап бала вакцина ясатуны мөстәкыйль рәвештә хәл итә ала.
Кискен вирус инфекцияләре, хроник авыруларның кискенләшүе, шулай ук көчле аллергия чирләре булганда вакцина ясатырга ярамый.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев