Профилактика чараларын үтәү һәм прививка – коронавирустан саклануның төп чаралары булып тора, дип саный табиблар.
(Тәтеш, 2 июнь, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов шушы көннәрдә коронавируска каршы вакцинация ясауның ике этабының беренчесен узды.
– Мин үземне яхшы хис итәм, бернинди кыенлыклар да юк. Өч атнадан вакцинацияләүнең икенче этабын узачакмын, – дип уртаклашты Рәмис Хатыйп улы һәм, бөтен дөнья медицина хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, нәкъ менә вакцинация пандемиягә каршы көрәшүнең төп ысулы булып тора, дип билгеләп үтте.
– Вакцинация – ул коронавирустан саклану һәм үз туганнарың, якыннарың, хезмәттәшлә-
рең сәламәтлеге турында кайгырту, – диде районыбыз башлыгы.
Шулай ук узган атнада ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Чүпрәле, Апас районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин яңа коронавирус инфекциясеннән прививка ясатты.
– Мин прививка ясаттым һәм башкаларга да ясатырга киңәш итәм, аеруча да медицина һәм һөнәри эшчәнлек күрсәткечләре буенча риск төркемнәрендә булган кешеләргә, – диде Олег Алексеевич.
Безнең районның баш санитар табибы вакцинациянең ничек узуы турында сөйләде.
– Вакцинация участок табибы белән әңгәмәдән соң үткәрелә, аннары табиб тән температурасын, сатурацияне, кан басымын үлчи. Вакцинация ике этапта үткәрелә. Поликлиникага беренче килгәндә вакцинаның беренче компоненты кертелә (иңбашына укол ясала).
Медицина хезмәткәрләре сезнең белән барысы да тәртиптә булуына инансын өчен, поликлиникада якынча 30 минут утырырга кирәк булачак. Антитәнчекләр беренче компонентны эшләткәннән соң ук барлыкка килә башлый. Максималь нәтиҗәлелек икенче компонентны керткәннән соң тәэмин ителә. Икенче компонент вакцинацияләүнең беренче этабыннан соң 14-21 көн узгач (вакцинаның төренә карап) кертелә.
Вакцина ясатканнан соң, 3 көн дәвамында инъекция урынын юмаска, саунага, мунчага кермәскә, артык физик күнегүләр белән шөгыльләнмәскә киңәш ителә. Вакцинациядән соң үз-үзеңне изоляцияләү таләп ителми, гадәти яшәү рәвеше алып барырга була. Әмма гомуми саклык чаралары: җәмәгать урыннарында социаль дистанция һәм битлек режимы турында онытмагыз, – дип белдерде Олег Мазюкин һәм барысына да сәламәтлек теләде.
Вакцина 18 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм аңа каршы күрсәткечләр булмаган очракта билгеләнә.Тәтеш ҮРХдә вакцина бар.
1 июньгә Тәтеш районында 1602 кеше прививка ясаткан. Вакцинация ирекле, түләүсез.
Нет комментариев