Тәтеш кадет мәктәп-интернатында кадетлыкка багышлау тантанасы булды. Чара Байрак күтәргән төркем чыгудан башланды, дәүләт гимннары һәм хәер-фатиха сүзләре яңгырады.
Бәйрәмдә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Тәтеш районы мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кирилина, шулай ук кадетларның ата-аналары катнашты. Генерал-майор В.А. Хапаев исемендәге Тәтеш кадет мәктәп-интернатында барлыгы 135 укучы белем ала.
Быел кадетлар сафын 5-10нчы сыйныфларга укырга кергән 40 егет тулыландырды. Алар барысы да «кадетның тантаналы вәгъдәсе»н укыдылар һәм кадет исемен югары һәм горурлык белән йөртергә, кадет хәрәкәтенең изге традицияләрен һәм данын арттырырга, Ватанга тугры һәм фидакарь хезмәт итәргә ант иттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яңа кадетлар арасында 18 бишенче сыйныф укучысы бар. Бәйрәм чарасы Тәтеш кадетларының тантаналы маршы белән тәмамланды.
Нет комментариев