Җәмгыять

“Иделкәй” халык ансамбле “Безнең йорт – Татарстан” зональ этабында катнашты

Киң колачлы мәдәни чара республиканың җиде муниципаль районыннан 80 катнашучыны берләштерде.

Тәтеш районының “Иделкәй” халык ансамбле Буа шәһәрендә узган “Безнең йорт – Татарстан” республикакүләм этнофестиваленең зональ этабында катнашты.

Киң колачлы мәдәни чара республиканың җиде муниципаль районыннан 80 катнашучыны берләштерде. Буа районы вәкилләре белән беррәттән, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч һәм Югары Ослан районнары үз талантларын тәкъдим итте.

Фестиваль программасында татар, чуваш, рус һәм башка милләт халыкларының җырлары яңгырады.

Әлеге чара ел саен Татарстан Республикасы халыкларының мәдәни мирасын саклау, үстерү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту максатыннан үткәрелә.


Нет комментариев