Соңгы елларда электрон хезмәт кенәгәсенә өстенлек бирүче татарстанлылар саны 15% ка арткан. Аны рәсмиләштерү өчен эш бирүчегә язма гариза бирү дә җитә, шуннан соң Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәт кенәгәсен цифрлы форматка күчерә.
Электрон хезмәт кенәгәсе (ЭТК) - традицион кәгазь документның цифрлы аналогы. Хезмәт чорлары, бер эш урынын икенчесенә алмаштыру, эштән азат итү һәм башка вакыйгалар турында барлык мәгълүмат Россия Социаль фондының мәгълүмат системасында саклана. Электрон форматка күчү хезмәткәрләргә үз стажлары турында мәгълүматны , эш бирүчегә мөрәҗәгать итмичә генә, теләсә кайсы вакытта "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша алырга мөмкинлек бирә.
Электрон хезмәт кенәгәсендәге язмалар яклаулы мәгълүмат базасында саклана, бу исә документны югалту яки бозу куркынычын юкка чыгара. Эшкә урнашканда, кәгазь хезмәт кенәгәсе тапшырырга кирәкми - эш бирүче барлык мәгълүматны турыдан-туры Социаль фонд системасыннан ала. Хезмәткәр теләсә кайсы вакытта хезмәт кенәгәсенә кертелгән язмаларның дөреслеген тикшерә һәм төгәлсезлекләрне тиз арада ачыклый ала. Моннан тыш, мәгълүматларны автоматлаштырылган форматта җыю пенсия билгеләү вакытын кыскарта һәм стажны исәпләгәндә ялгышлар җибәрү куркынычын киметә.
Электрон хезмәт китабы Россиядә 2020 елдан бирле кулланышта. Документның кәгазь форматы хезмәткәргә бирелә, ә алга таба хезмәт эшчәнлеге турында барлык мәгълүмат цифрлы форматта алып барыла.
Эшкә беренче тапкыр 2020 елның 31 декабреннән соң урнашучылар өчен кәгазь хезмәт кенәгәләре рәсмиләштерелми. Стаж турында мәгълүмат баштан ук электрон рәвештә генә алып барыла. Бу кагыйдә каникулларда вакытлыча эшкә урнашучы яшүсмерләргә дә кагыла.
Нет комментариев