Иҗат бәйрәме – “Йолдызлык” эстрада сәнгате фестиваленең район этабы финалын ике сүз белән менә шулай әйтергә мөмкин.
(Тәтеш, 29 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Калашникова, автор фотосы). Ел саен уза торган “Йолдызлык” ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе канаты астында уза.
Тәтештән һәм район авылларыннан биш яшьтән егерме бер яшькә кадәрге 200гә якын бала һәм яшь-җилкенчәк район этабының “Йолдызлык” финалында катнашты.
Яшь талантлар дүрт төп номинация: “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс” буенча үзләренең номерларын күрсәтте.
Агымдагы елда Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССРның 100 еллыгы билгеләп үтелә, шуңа күрә иҗат номерларының күпчелек өлеше әлеге юбилей даталарына багышланган иде. Балалар сәхнәдә солдатларга әверелде, Бөек Ватан сугышы турындагы музыкаль әсәрләр астында биеде, туган як, халыклар дуслыгы хакында сөйләде һәм җырлады.
Жюри алдында гади булмаган бурыч торды: яхшылардан иң яхшыларын сайлап алу. Финалда җиңүчеләр “Йолдызлык-2020” XX ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестиваленең зона этабында Тәтеш районын тәкъдим итәчәк. Ләкин, аңа кадәр, матур гадәт буенча, алар район мәдәният йорты сәхнәсеннән гала-концерт кысаларында үзләренең иҗатлары белән бүлешәчәк.
“Йолдызлык” фестивале ярдәмендә күп балалар тормышка юллама, яңа ачышлар һәм казанышлар мөмкинлеге алачак.
Тәтешле, Мәскәүнең Губерн театры актрисасы Диана Егорованың иҗат юлы шулай ук “Йолдызлык”тан башланган иде. “Әгәр сез башкарган эшегездән канәгатьлек алсагыз, тамашачы да моны тоячак. Беркайчан да үзегездә шикләнмәгез”, – дигән киңәшен бирде ул фестивальнең яшь катнашучыларына.
Нет комментариев