Машина юллары ремонтлана
Автоюлны агымдагы елның октябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла.
(Тәтеш, 11 август, "Тәтеш таннары", Елена Викторова, фото автора). Буа – Тәтеш автоюлында ремонт эшләре дүрт километр озынлыктагы участокта бара, аларның бер өлеше узган ел башкарылган.
– Иске асфальт өслеген алдык, аңа ике кат асфальт-бетон җәйдек, хәзерге вакытта юл кырыйларын вак таш белән ныгытабыз. Бүгенге көндә 80 процентка якын эш башкарылган дип әйтергә була. Автоюлны агымдагы елның октябрендә файдалануга тапшыру планлаштырыла, – ди Тәтешнең юл ремонтлау-төзелеш участогы начальнигы Иршат Әхтәмов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев