Ана (гаилә) капиталына хокукы булган гаиләләр өчен 5 мең сум күләмендә түләү тәртибе буенча сорауларга РПФның Тәтеш районы Идарәсе начальнигы Ирина Большакова җавап бирә.
(Тәтеш, 25 апрель, «Тәтеш таңнары») – Биш мең сум күләмендәге түләү кемгә тиешле?
– Өч баласы булган, 2020 елның 1 июленә кадәр ана капиталы хокукына ия булучы барлык гаиләләргә түләү тиешле, шул исәптән, әгәр сертификат буенча акча инде сарыф ителгән булса да.
– Әгәр мин ана капиталын тулысынча сарыф иткән булсам да, миңа түләү тиешлеме?
– Әйе, өч яшькә кадәрге балалары булган барлык гаиләләргә түләү тиеш, хәтта әгәр сез инде ана (гаилә) капиталын тулысынча файдаланган булсагыз да.
– Биш мең сум түләүгә гаризаны ничәнче числога кадәр бирергә була?
– Пенсия фонды агымдагы елның 1 октябренә кадәр гаризаларны кабул итәчәк һәм гаиләнең тиешле хокукы булганда, апрельдән июньгә кадәр барлык айлар өчен түләү биреләчәк.
– Түләү алу өчен нәрсә эшләргә кирәк?
– Акча алу өчен агымдагы елның 1 октябренә кадәр пенсия фондының рәсми сайтындагы шәхси кабинетында (http://www.pfrf.ru/) яки дәүләт хезмәтләре порталында (https://www.gosuslugi.ru/) гариза бирү дә җитә. Бернинди дә өстәмә документлар тәкъдим итәргә кирәкми. Зарурилык булганда РПФ барлык мәгълүматларны үзе соратып ала.
– РПФга шәхсән гариза бирергә буламы?
– Әйе, гариза шулай ук пенсия фондының клиентлар хезмәтендә кабул ителә. Шулай да коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү буенча чаралар белән бәйле вәзгыять нәтиҗәсендә хәзерге вакытта РПФга бары тик алдан язылып куеп кына мөрәҗәгать итәргә була.
– Акча никадәрле вакыт аралыгында түләнәчәк?
– Акча һәрбер балага 2020 елның апреленнән июненә кадәр, айга бер тапкыр бирелә. Гаризаны 30 июньнән соң биргәндә акчаны барлык вакыт өчен түләячәкләр.
– Әгәр дә мин ана капиталына сертификатны әле рәсмиләштермәгәнмен икән, мин түләү рәсмиләштерә аламмы?
– Әйе. Әгәр сезнең ана (гаилә) капиталына сертификат алуга хокукыгыз бар, ләкин сез аны рәсмиләштерергә өлгермәгәнсез икән, ул чакта сез 5 мең сум күләмендәге түләү өчен гариза бирә аласыз.
Өч яшьтән 7 яшькә кадәрге балага түләүне ничек алырга?
– Өчтән 7 яшькә кадәрге балага акча түләү пенсия фонды органнары тарафыннан билгеләнми. Ул төбәк күләмендәге ярдәм чараларына кагыла һәм социаль яклау органнары тарафыннан түләнә. Тулырак Россия Федерациясенең хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы сайтында https://rosmintrud.ru/ яки сез яшәгән субъект Хөкүмәте сайтында белергә мөмкин.
– Сертификатны гаризаларсыз ничек рәсмиләштерергә?
Тәтеш районындагы пенсия фонды идарәсе гаиләләр сертификатны тизрәк алсын һәм аны рәсмиләштерүгә көчләрен сарыф итмәсен өчен, 15 апрельдән ана (гаилә) капиталы сертификатын гаризаларсыз тәртиптә рәсмиләштерүгә кереште. Сабый туу, ана капиталы алуга хокук бирә торган мәгълүматлар РПФга гражданлык актлары торышы язмаларының дәүләт реестрыннан килә. Сертификат рәсмиләштерү турындагы мәгълүматлар пенсия фондының мәгълүмат системасында теркәлә һәм сабыйның әнисенә пенсия фонды сайты яисә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинет аша юллана.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, гаризасыз тәртиптә сертификат алу өчен гражданинның бердәм системасында идентификация һәм аутентификацияләрнең расланган исәп язмасы булу зарур.
Нет комментариев