Өлкән кешеләр ункөнлеге кысаларында Тәтештә һәм районның барлык авыл җирлекләрендә әлеге вакыйгага багышланган тантаналар булып уза.
(Тәтеш, 9 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова, сурәт “Авангард” гәҗите). Беренче октябрьдә өлкән буын вәкилләре белән Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында, Людоговка мәдәният йортында, гражданнарны яклау көллиятендә, шәһәр мәктәпләрендә үткәрелгән очрашулар күп сандагы бәйрәм чараларының башлангычы булды. Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев өлкән яшьтәге кешеләргә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен белдерде. Һәрбер уку йортында һәм Людоговка мәдәният йортында җыелучылар өчен концерт программасы, чәй табыны әзерләнгән иде.
Бу көнне Кашка клубында да өлкән буынга җылы эчтәлектәге теләкләр шактый әйтелде. Урюм авыл җирлеге башлыгы Николай Краснов тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясады. Чара кысаларында шигырьләр, хезмәт ветераннары башкаруында шаян такмаклар, музыкаль котлаулар яңгырады, ә “Гармония” иҗат төркеме күңелле күчтәнәч әзерләгән – кунаклар өчен рус халык әкияте буенча “Кояш, Ай һәм Карга” дигән спектакль күрсәтте.
Тәтеш районы хакимияте пенсионерлары бәйрәмне танып белүле итеп билгеләп үттеләр: алар өчен Долгая Полянадагы Молоствовлар утарына экскурсия оештырылды.
Өлкәннәр көнендә “Каенкай” балалар бакчасында педагогия ветераннары өчен “Якын дуслар очрашуы” дигән бәйрәм чарасы узды.
Музыка залында төрле төстәге яфраклардан “Көзге вернисаж” дип исемләнгән кул эшләнмәләре күргәзмәсе бизәлгән иде. Балалар һәм педагоглар кунакларны җырлар, шигырьләр, биюләр белән котладылар.
Тәтешнең үзәк район хастаханәсе администрациясе шәһәр кафеларының берсендә медицина ветераннарын хөрмәтләде, алар чәй табыны янында концерт программасы карап хозурландылар.
Өлкәннәр көне – ул матур һәм якты бәйрәм. Тәтеш автомәктәбе, Тәтеш ягы тарихы музее, “Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясе хезмәткәрләре өчен оешмада эшләп чыккан пенсионерларның өйләренә барып ихлас котлаулар ирештерү, бәйрәм уңаеннан аларга матур теләкләр җиткерү матур гадәткә әверелде, ә менә Олы Шәмәк урта мәктәбенең “Лидер” берләшмәсендә тәрбияләнүчеләр Тәтештәге картлар һәм инвалидлар интернат-йортына “Безнең әбиләр һәм бабайлар өчен, чын күңелдән” дигән концерт программасы белән барды.
Үзәк китапханәнең уку залында инвалидлар җәмгыяте вәкилләре өчен “Зирәк көзнең бәхетле мизгелләре” дигән ял кичәсе булды.
Җыелучылар яшьлектәге җырларны искә төшерделәр һәм хәтта үзләрен актерлар ролендә сынап карадылар. Бәйрәм җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә узды.
Келәш җирлек китапханәсендә педагоглар катнашында “Өйдә өлкән кеше бар икән: игътибарлы бул” темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Чарада катнашучылар өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар һәм кайгырту кирәклеге турында әңгәмә кордылар. Әдәби әсәрләр үрнәгендә төрле хәлләрне гыйбрәт итеп куйдылар. ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Луиза Нәбиуллина чараның мактаулы кунагы булды.
Чинчурино мәдәният йортында “Минем елларым – минем байлыгым” дигән бәйрәм чарасы үтте. Нармонка авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Хәкимов өлкән кешеләргә тәбрикләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Җыелучыларны концерт программасы сөендерде, анда башкарылган музыкаль номерлар табышмаклар һәм алып баручыларның шаян чыгышлары белән үрелеп барды.
Өлкән кешеләрнең күбесенең чәчләренә чал кунган, йөзләрендә ягымлы җыерчыклар күренә, шуңа да карамастан, аларның күңелендә яшьлек хисләре сакланып калган һәм гомер көзенең һәр көненә сөенеп яшәүне дәвам итәләр.
Нет комментариев