Районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре язгы кыр эшләренә актив әзерләнә.
(Тәтеш, 21 март, “Тәтеш таңнары", Мария Храмова). Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елда районда фаразланган чәчү мәйданнары 72,5 мең гектар тәшкил итәчәк.
Районның барлык хуҗалыклары иген культуралары белән тәэмин ителгән, 11,4 мең тонна тикшерелгән орлыкларның чәчүлек сыйфаты стандарт таләпләренә җавап бирә. “Колос”, “Нур”, “Новая Заря”, Авангард”, “Содружество” хуҗалыкларында үзенчәлекле һәм элиталы орлыкларны аеруча да күп күләмдә салганнар.
Тәтеш районы аграрийлары өчен югары уңышларга ирешүдә минераль ашламалар кертү мөһим фактор булып тора. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан бүгенге көндә, көзге кертүне исәпкә алып, физик авырлыкта 14 мең тонна, яки 1 гектар чәчү мәйданына 78 килограмм тәэсир итүчән матдә тупланган (республика буенча – 38,5). “Колос”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Бакырчы”, “Агроил”, “Татарстан”, “И. И. Вәлиев”, “Авангард” хуҗалыклары – минераль ашламалар туплау буенча алдынгылар.
Быелның чәчү кампаниясендә 300дән артык трактор, 27 чәчү комплексы, 32 өч чәчкечле агрегат, 120дән артык тырмалау агрегаты эшләячәк. Әлеге техникаларның хезмәткә әзерлеге 93 процент тәшкил итә. Хуҗалыкта техникаларны агрегатлаштыру бара.
Районда көзге игеннәрне өстәмә тукландыруга керештеләр, “Колос” һәм “Родина” аграрийлары кырга беренчеләрдән булып чыктылар, 2400 гектарга өстәмә тукландыру кертелгән.
Хуҗалыкларда язгы-көзге кыр эшләре башланганчы механизаторлар белән җыелышлар узачак, хезмәткә түләү системасы әйтеләчәк, агротехник паспортлар биреләчәк. Хезмәтне саклау ягыннан алда торган кыр эшләре белән мәшгуль хезмәткәрләргә медицина тикшерүе узуны оештырырга, хезмәтне саклау һәм техник куркынычсызлык буенча инструктаж үткәрергә, эшчеләрне махсус кием һәм аерым саклану әйберләре белән тәэмин итәргә кирәк.
фото: районың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе тарафыннан тәкъдим ителде.
Нет комментариев