Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә шәһәрдәге үзәк паркта булды. Аны яңартып төзекләндерүгә республика программасы ярдәмендә ирешелде.
(Тәтеш, 22 август, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы). ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман башкарылган эшләр хакында сөйләде, шәһәр паркын төзекләндергән вакытта мәйданнарны оештыруның яңа тәртибе – ачык һавада музей-парк кулланылуын билгеләп үтте. ТР Президенты төп аллея, “Ачык һава астындагы шахмат” мәйданчыгы һәм башкалар белән шәхсән танышты, аны яңартып төзекләндерүнең профессиональ яктан оста итеп башкарылуын билгеләп үтте.
Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов якын араларда ачылачак балыкчылык тарихы музеенда булды.
Тәтеш ягы музее директоры Наталья Понедельникова ачык һавадагы яңа музей-күргәзмә комплексының заманча инновацияләргә тәңгәл килә торган яңа мәдәни-белем үзәге булып торуы хакында сөйләде. Балыкчылык музее 2015 елда федераль грант һәм җирле бюджет акчасына төзелә башлаган иде.
Комплекс XIX гасыр азагында архитектура һәйкәле булган төп бинадан тора, анда төп экспозицияләр һәм сулыклар белән интерактив мәйданчыклар урнашкан.
Нет комментариев