Район аграрийлары кыр эшләренең барлык төрләрен дә сыйфатлы һәм оптималь агротехник срокларда башкарырга тырышалар.
(Тәтеш, 19 октябрь, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова, Йадик Йонысов фотолары).
Көзге кыр эшләре тәмамлануга таба бара: дүрт елдан да күбрәк файдаланылган 1803 гектар күпьеллык үлән җирләре сөрелгән, туфракны төп эшкәртү 42474 гектар мәйданда башкарылган.

– Туңга сөрүгә барлык булган ресурслар кулланыла, 56 мең гектар мәйданның 75 проценты эшкәртелде, аларның күп өлеше туфрак катламын әйләндереп каплау һәм туфрак катламын әйләндереп капламыйча тирән йомшарту алымы белән эшкәртелде, – дип билгеләп үтте районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев. – Бу көзге явым-төшемнең агып китүен шактый киметәчәк, ә кар эрегәндә сөрүлек җирләрендә һәм бер метр катламында дым туплануны көзге һәм кышкы явым-төшем хисабына арттырачак, шулай итеп язгы культураларны дым запаслары белән тәэмин итәчәк. Беренче булып туфракны эшкәртүне “Колос” һәм “И. И. Вәлиев” КФХ механизаторлары төгәлләделәр.
Район басуларында рапс 1869 гектарда җыеп алынды, бу планның 91 проценты, гектарыннан 17,2 центнер уңдырышлылык белән 3209 тонна суктырылды. Көнбагыш җыю дәвам итә. Силоска кукуруз 2312 гектарда җыеп алынды, планга карата 98 процент. Малларны тук кышлату өчен 53 мең тонна силос әзерләнде, район буенча бер шартлы малга барлыгы 36,7 центнер азык берәмлеге тупланды. “Колос” һәм “Нур” авыл хуҗалыгы предприятиеләре үсемлекчеләре кукурузны бөртеккә җыю һәм аны киптерү өчен эшкә керештеләр.
6067 гектар мәйданда урнашкан шикәр чөгендерен җыю дәвам итә, 18 октябрьгә 2895 гектар мәйданнан тамыразык казылды, ягъни 46 процент, гектардан 560 центнер уртача уңдырышлылык белән 161570 тонна җыелды, 95864 тонна чөгендер ташылды. Беренчеләрдән булып 800 гектарда чөгендер казуны “Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары төгәлләде, гектардан 600 центнер физик авырлыктагы уңыш белән 48 мең тонна татлы тамыразык җыелды, шикәр заводына 45 мең тоннага якын озатылды. “Бакырчы” һәм “И. С. Казаков” крестьян-фермерлык хуҗалыкларында да шикәр чөгендере алуны төгәллиләр.
Нет комментариев