Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә Ватанны саклаучылар көне белән мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә Ватанны саклаучылар көне белән мөрәҗәгать итә

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

(Тәтеш, 23 февраль, “Тәтеш таңнары”).

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: 
– 23 февраль – илебез тарихында үзенчәлекле көн, матур гадәт буенча без барыбыз да Ватанны саклаучыларны хөрмәтлибез. Илебезнең барлык буыннары өчен бу бәйрәм каһарманлык, фидакярлек, намуслылык һәм горурлык символы булып тора. Без барыбыз да Ватан азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калган якташларыбызны, бүгенге көндә илебезнең чикләрен, гражданнарның тынычлыгын, иминлеген саклаучыларны хөрмәт итәбез һәм искә алабыз. 
Бу бәйрәм көнендә һәр гаиләгә игелек, бәхет, татулык һәм иминлек телим. Ветераннарга сәламәтлек, озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт итү насыйп булсын. Кыю һәм тәвәккәл ир-егетләрнең әлеге бәйрәме һәрвакытта тынычлыкта һәм шатлыкта үтсен! 
 


Нет комментариев