Районда коронавирус белән авыручы бармы, кемнәргә куркыныч яный?
(Тәтеш, 21 апрель, «Тәтеш таңнары») Бу хакта Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Ринат Салаватуллин сөйли.
– Ринат Рәхимҗанович, безнең районда коронавирус белән авыручылар бармы?
– Тәтеш районында 21 апрель иртәсе торышына COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенең 3 очрагы рәсми рәвештә расланды. Алар белән аралашкан затлар, җаваплы хезмәтләр тикшерүе астында тулысынча мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләүдә тора.
Районыбызга Мәскәүдән һәм Санкт-Петербургтан кайтучыларның барысының да кичектермичә вакытында мәҗбүри үз-үзеңне тулысынча изоляцияләүне үтәве мөһим, алар өйдә торырга, беркая да чыкмаска, һәм аларга шулай ук 14 көн дәвамында берәү дә килмәскә тиеш. Исегезгә төшерәм, республикада чирнең күпчелек очрагы – башка илләрдән һәм Россия төбәкләреннән йоктырып кайтылган. Әлеге шәһәрләрдән безнең районга кайтучыларның барысы да мобиль төркем тикшерүендә тора.
Районның сәламәтлек саклау системасы кирәкле барлык әйберләр белән җайлаштырылган. Әлеге хәл коронавирус белән көрәшү буенча район штабы, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы, Роспотребнадзор контрольлегендә тора.
– Кемнәр аеруча да куркыныч янау төркеменә керә?
– Өлкән яшьтәгеләр һәм хроник чирләре булган кешеләр – куркынычлылык төркемендә. Йөрәк-кан тамырлары, сулыш юлы-үпкә, эндокрин һәм башка хроник авырулары булган пациентларда кискен сулыш юллары чирләре һәрчакта да аеруча авыр үтә.
– Тәтештә коронавируска тикшерү ничек үткәрелә?
– Авыручыны коронавируска тикшерү, күрсәткечләре булганда, табиб билгеләве буенча үткәрелә. Әлеге медицина хезмәтен башкарырга рөхсәте булган белгечләр авыручының өендә борын һәм тамагыннан анализ ала. Анализлар Казандагы инфекция хастаханәсе лабораториясенә җибәрелә. Бары тик ике уңай тест булганда гына чирнең нәкъ тә COVID-19 булуы турында әйтергә була.
Пневмония чире булган пациентлар яңа төрдәге коронавирус инфекциясен шартлы рәвештә йоктыручылар булып тора, шуңа күрә алар Казандагы республика инфекция хастаханәсенә җибәрелә. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, республика сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы нигезендә, пациентларга маршрут билгеләнү тәртибендә Казанның башка медицина учреждениесенә күчерелә. Кискен сулыш юллары авыруы яки пневмония билгеләре булган йөкле хатын-кызларга, балаларга да шушыңа охшаш маршрут язылган.
Исегезгә төшерәм, үз-үзеңә диагноз кую, шулай ук үз-үзеңне дәвалаган кебек, гомер һәм сәламәтлек өчен куркыныч булуы ихтимал. Авыруның барлык төрләрен тикшергән табиб кына чир билгеләрен бәяләргә тиеш. Өстәвенә коронавирус инфекциясе билгеләре, томау төшү яки булмау кебек, төрлечә күзәтелергә мөмкин. Еш кына коры йөткерү була, шулай ук дымлы да булырга мөмкин – бу диагноз куяр өчен хәлиткеч күренеш түгел. Үзеңне начар хис иткәндә табибны 8(84373) 2-54-77 телефоны буенча өйгә чакыртып, тиз арада аңа мөрәҗәгать итегез. Медицина хезмәткәрләре ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен һәрвакытта сакта тора, телефон номеры: 03 (103).
– Гәҗит укучыларыбызга көндәлек тормышта үзләрен ничек тотарга кирәклеге турындагы профилактик кагыйдәләрне тагын бер тапкыр искә төшерсәгез иде.
– Иң яхшы ысул – ул үз-үзеңне изоляцияләү. Кибеттә, даруханәдә, кешеләр күмәк җыела торган урыннарда медицина битлекләре кияргә, чиратта торганда 1,5 метр ераклыкта торуны үтәргә кирәк. Балаларга саклану чаралары турында сөйләргә кирәк, мәсәлән, кемдер белән бер төргәктән чипсы ашарга яки бер шешәдән су эчәргә ярамаганлыгын. Кулларны еш юарга яки аларны йогышсызландыру әйберләре белән эшкәртергә, биналарны җилләтергә кирәк. Тимер, пыяла яки пластиктан эшләнгән әйберләрдә коронавирус бүлмә температурасында берничә көн сакланырга сәләтле. Эш өстәлен һәм башка өслекләрне антисептиклар белән сөртегез. Вирус тукымада берничә сәгать дәвамында актив булырга мөмкин – биредә гадәти кер юу порошогы 3 ярдәмгә киләчәк. Кышкы киемнәрне кояшта киптерү дә җитә. Иммунитет инфекция белән нәтиҗәле көрәшә алсын өчен, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Районда яшәүчеләрнең барысының да өйләрендә торуларын үтенәм. Һәркемнең сәламәтлеге хәзер коронавирус аркасында килып чыккан катлаулы хәлне аңлаудан һәм үз-үзеңне изоляцияләүдән, профилактик чараларга җаваплы караудан тора. Сәламәт булыгыз!
Нет комментариев