Районның “Ак калфак” оешмасы югары бәя алды
Көн темасы

Районның “Ак калфак” оешмасы югары бәя алды

“Ак калфак” татар хатын-кыз­ла­рының респуб­лика иҗтимагый оешмасы вәкилләре аның җитәкчесе ­Кад­рия Идрисова җитәк­челегендә Тәтеш ­районында булдылар.

(Тәтеш, 5 август, "Тәтеш таннары", Юлия Калинина).

“Ак калфак” җирле бүлекчәсе җитәкчесе Рима Сафиуллова җи­тәкчелегендәге делегация район башлыгы урынбасары Евгений Курков белән очрашты. Ул милли-мәдәни үзәкләр эше, Тәтеш районының тарихы һәм социаль-икътисади казанышлары турында сөйләде. Аннары кунаклар Балыкчылык тарихы музеенда булдылар.

Визит кысаларында төп чаралар Бакырчыда узды. Мәдәният йорты янында авыл халкы һәм мәктәп укучылары татарларның “Яшь киленнең чишмәдән су алып кайтуы” йоласын күрсәттеләр. Гадәт буенча, иренең туганнары чишмәгә юл күрсәтә, бал һәм май белән сыйлый. Мәдәният йорты фойесында рай­онның “Ак калфак” татар хатын-кыз­лары оешмасы вәкилләре тарафыннан халык иҗа­ты күргәзмәсе оештырылган иде. Эш сәфәренең рәсми өлеше барышында район һәм авылларның “Ак калфак” берләшмәләре җитәкчеләрен һәм эш­леклеләрен тантаналы бүләкләү булды. Кадрия Идрисова алар­ның татар халкының го­реф-гадәтләрен ­сак­лау буенча эшен югары бәя­ләде.

– Очрашуда район “Ак калфак”  берләш­мә­сенең агымдагы елның беренче ярты еллыгындагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Кадрия Рәис кызы киңәшләр бирде һәм билгеле бер бурычлар куйды, – дип уртаклашты районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова.

Бу көнне делегация шулай ук “Колос” авыл хуҗалыгы предприя­тиесендә булды, анда ул аграрийларның хезмәт шартлары белән танышты.

фото: https://tetushi.tatarstan.ru


Нет комментариев