Рәмис Сафиуллов коткару службасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов коткару службасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә

27 декабрь – Коткаручылар көне

(Тәтеш, 27 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов коткару службасы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә:
– Тәвәккәллек, ярдәмчеллек, башкаларга булышырга омтылу – коткаручы хезмәтендә эшләүчеләрне әлеге сыйфатлар аерып тора. Хезмәтегез даими куркынычлыклар белән бәйле. Сез һәр көнне батырлыклар эшлисез һәм еш кына мөмкин булмаган чикләрне дә үтеп, кешеләр гомерен саклап каласыз. Зыян күрүчеләрне коткарып, сез кешеләрдә киләчәккә өмет һәм ышаныч уятасыз. Фидакарь хезмәтегезгә һәм вазифагызга тугры булганыгыз өчен сезгә рәхмәт белдерәм. Сәламәтлек, киләсе яңа елда хезмәтегезнең мөмкин кадәр тыныч булуын телим!


Нет комментариев