Шар, биш сумлык тимер акча һәм имтиханнар турында
Көн темасы

Шар, биш сумлык тимер акча һәм имтиханнар турында

Россиядә 25 гыйнварда Студентлар көне (Татьяна көне) билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 25 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).  Император Елизавета Петровна тарафыннан 1755 елда “Мәскәү университетын оештыру турында”гы боерык имзалана. Россиядә нәкъ тә менә шушы вакыттан алып Студентлар көнен билгеләп үтә башлыйлар яки аны әле Татьяна көне дип йөртергә кабул ителгән.

Без бәйрәм җитәр алдыннан гәҗит укучыларыбыз белән аралаштык һәм аларның студент елларында нинди юраулардан файдалануларын искә төшерүләрен үтендек.


– Яхшы билге алыр өчен, һәр имтиханга без бер үк киемнән һәм бер үк юлдан йөри, аяк табаны­на тимер биш сумлык сала һәм җаваплы вакыйга алдыннан чәчләрне юмый идек. Әле тагын имтиханда билетны сул кул белән генә ала, мөһим вакыйга алдыннан төнлә белән лекция конспектлары язылган дәфтәрне мендәр астына куеп ята  идек.


Елена Куранова, Тәтеш: 
– Мин ­хорафатлар­­га ышанучан кеше тү­гел, шуңа күрә ­юрауларга бер­кайчан да ышан­мадым: яхшы билге алыр өчен бары тик әзерләнергә генә ки­рәк. Югыйсә имтиханнарда, билетны алыр алдыннан, һәрвакытта болай дия идем: “Зиһенем нәрсә белә, кулым шунысын ал”. Әлеге юраудан хәзерге көнгә кадәр файдаланам. Һәрчак ярдәм итә.


– Шарлар чакыру студентларның иң киң танылган гадәтләренең берсе булып саналды, ул имтиханнарда җиңел сораулар эләгүдә һәм укытучыларның яхшылык теләвенә исәп тотуда ярдәм итә иде. Моның өчен зачет кәгазен кич белән ачык тәрәзәдән яки балконнан селкергә, һәм булдыра алганча каты итеп “Шар, кил!” дип кычкырырга кирәк. Әгәр караңгылыктан “Мин инде юлда” дигән аваз ишетелсә – имтиханарда уңыш елмая дигән сүз. Ләкин минем мондый алымнан файдаланганым булмады, йә укыдым, йә соңгы чиктә шпаргалка кулландым.

Кызыклы статистика
Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә бүгенге көнгә җиде Татьяна бар: шуның бишесе хезмәткәр һәм икесе студент.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында өч Татьяна эшли, тагын өчесе читтән торып укый. Көндезгедә укучы студентлар арасында Татьяналар юк.
Тәтеш районында Татьяна исемле кыз  соңгы тапкыр 2015 елда теркәлгән.

Студент елларындагы фотолар –  сораштыруда катнашучылар архивыннан


Нет комментариев