Бөек Ватан сугышы күптән тәмамланды, шулай да хәзер дә әле сугышчыларны соңгы юлга хәтта 79 ел узгач та залп тавышлары белән озаталар.
Олы Бисәр авылы зиратында сугышчы Алексей Фадеевич Курмышкинның җәсәден күмү уңаеннан матәм мәрасиме булып үтте.
Кызыл армия хәрби хезмәткәренең җәсәде 2020 елның 22 сентябрендә Мәскәүдәге “Эзләү” иҗтимагый оешмасының “Җиңү” отряды тарафыннан Тверь өлкәсендәге Ржевски районының Пронино поселогы янында эзләнү экспедициясе вакытында табыла. Каберне казыган вакытта эченә тыгыз итеп төргән кәгазь тутырылган җиз гильза табыла. “Үлем” дип аталып йөртелгән медальон өлешчә сакланып калган, шулай да кәгазьне сүтеп ачып карый алганнар. Текст стандарт бланкта язылган булган һәм медальнең ТАССРның Тәтеш районы Олы Бисәр авылында туып-үскән, 1899 елда туган, 30нчы армиянең 243нче укчы дивизиясе 906нчы укчы полкының ефрейторы Курмышкин Алексей Фадеевичныкы икәнлеге ачыкланган.
Алексей Фадеевич 1942 елның 26 гыйнварында фронтка киткәндә хатыны Мария Егоровна дүрт бала белән калган. Якташыбыз хезмәт иткән 243нче дивизия Ржев-Вязем плацдармасын ликвидацияләү һәм Ржевны азат итү буенча һөҗүм итү операцияләрендә катнашкан. Бу Бөек Ватан сугышы тарихында иң куркыныч битләрнең берсе. Канкойгыч Ржев сугышын халыкта “ржев иттарткычы” дип атап йөрткәннәр. Югалтулар шулкадәрле күп булган, һәлак булган сугышчыларны шартлаудан соң хасил булган чокырларга җирләгәннәр.
Дәүләт архивларында ефрейтор Курмышкин һәлак булган көннәрдә ниләр булганлыгын раслаучы документлар сакланып калган. «...1942 елның 30 июлендә полк (Алексей Курмышкин шунда хезмәт иткән – автор искәрмәсе) фронтта алты ай дәвамында ныгытылган дошманның ике ярым чакрымлы сафының алгы рәтен юкка чыгарды, – дип яза 243нче укчы дивизия командиры полковник Куценко – (...) полк күп тапкырлар һөҗүмгә каршы килеп, дүрт торак пункттан дошманны бәреп чыгарды. Дошманның ике пехота батальоны техникалары белән тар-мар ителде һәм юкка чыгарылды”.
Алексей Фадеевич 1942 елның 2 августында Тверь өлкәсенең Ржевски районы Пронино авылы тирәсендә барган сугышта һәлак булган. Солдат өчен сугыш 79 елдан соң гына тәмамлана, ул туган җиренә әйләнеп кайта. Матәм чарасына бөтен авыл җыелган. Үзләренең солдаты белән хушлашырга кияүләре, киленнәре, оныклары, оныкчыклары да килгән. Сугышчыны хатыны белән улы кабере янына җирләгәннәр.
– Безне кайгылы һәм бер үк вакытта күңелне кузгатырлык сәбәп җыйды. Күңелне кузгатырлык, чөнки батыр сугышчы ун елдан соң туган авылына кайтты. Һәлак булган миллионлаган солдатның тагын берсе туган җиренә җирләнде. Битараф булмаган кешеләр солдатларның истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эшләр башкара. Геройларга аларның исемнәрен кайтаралар, – дип билгеләп үтте Тәтеш районы башлыгы урынбасары Евгений Курков. – Якташыбыз билгесезлектән озын юл узган, һәм хәзер ул нәсел дәвамчыларының аның истәлегенә лаеклы булулары белән горурлана алыр иде. Сугышчыларга баш иябез. Барлык батырлар турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә яшәсен иде.
Нет комментариев