Татарстан синоптиклары буран турында кисәтте
Чәршәмбегә каршы төндә -21 градуска кадәр суытачак.
(Тәтеш, 10 март, «Тәтеш таңнары»). Чәршәмбе, 10 мартта аязучан-болытлы һава торышы көтелә. Бераз кар яварга һәм урыны белән буран булырга мөмкин.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, буран вакытында күз күреме 1-2 км га кадәр начарлануы турында кисәттеләр. Юлларда бозлавык хасил булачак.
Синоптиклар җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәген, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәген хәбәр итте.
Көндез һава температурасы -11…-16 градус булачак. Аязганда Татарстанның төньяк-көнбатыш районнарында һава температурасы -21 градуска кадәр төшәчәк.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/09-03-2021/tatarstan-sinoptiklary-buran-m-k-chle-il-turynda-kis-tte-5811645
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев