Терминал аша алдашу
Көн темасы

Терминал аша алдашу

Түләү карталарын куллану белән телефон аркылы “кәкре каенга терәтеп калдырулар” бүгенге көндә алдакчылыкның иң киң таралган төрләренең берсе. Җинаятьчеләр сезнең счеттагы акчаларны үзләренә күчерүнең күп хәйләсен куллана.

(Тәтеш, 15 апрель, «Тәтеш таңнары») Мисалга, алдакчы ятьмәгә эләгү ихтималы булган кешене банкомат аша аның үз картасына күчерелгән акчаны алачагы турында инандыра. Югыйсә банкоматта бары тик үз картаңнан башка берәүгә генә акча күчереп була. Теләсә нинди сылтаулар белән сезне банкоматка юлларга тырышулары алдакчылар шалтыратуы хакында сөйли. Тәтеш шәһәрендә яшәүче Т. ханым (исемен шулай дипалыйк), 29 мартта кәрәзле телефон аша сөйләшү барышында үзен ялгыш фикергә этәрүләре, шуның нәтиҗәсендә акчасыннан мәхрүм калуы турында полициягә 6 апрельдә гариза белән мөрәҗәгать итә.

Ачыкланганча, Т. Әнисенең йортын сатуы турында сайтка игълан бирә. Берничә көннән соң аңа бер ират йортны сатып алырга теләвен белдереп шалтырата, ул, әлеге җирлек кешесе булмаганлыктан, 100 мең сум акчаны карта аша күчереп – алдан түләп кую тәкъдимен әйтә. Сумманы күчергәндә комиссия алмасыннар өчен, моны терминал аша башкарырга үтенә. Т. банкка барып җиткәнче, булачак сатып алучы белән элемтәгә керә. Ул нәрсә эшләргә кирәклеген, Т. җыярга тиешле алымнарны аңлата башлый. Аның гамәле ике сәгать ярымнан артык дәвам итә. Нәтиҗәдә хатын-кыз, хәтта кредит рәсмиләштерергә дә “җаен табып”, алдакчыга 192 мең 455 сум күчерә.

Мәскәүле, вакытлыча Тәтештә яшәүче 1958 елда туган пенсионер, полициягә гариза белән килә. 9 апрельдә сәгать 12ләр тирәсендә аңа кәрәзле телефоннан ир-ат шалтырата һәм үзен банкның куркынычсызлык хезмәткәре буларак таныштыра. Ул банкның шикле операция ясалуы турында ачыклавын тыныч кына итеп җиткергән һәм Интернет аша 3 мең суммага әйберләр алынмаганмы икәнлеген сораган. Әлеге ханым юк, дип җавап биргән. Ират акчаны “саклана торган счет”ка күчерүне үтенгән.

Бу хәлдән чыгу юлын уйларга да вакыт бирмичә, ул үзенең банк картасын иминиятләштерү өчен, янәсе дә башка хезмәткәрне кайбер приложениене күчереп алу өчен тоташтырган. Хатын-кыз күрсәтмәләрне тыңлап, парольләрне җыйган, берничә тапкыр күчерү ясаган. Аннары аның белән янә элемтәгә кергәннәр, бу юлы инде бер яшь кыз. Сүз уңаеннан, аңа төрле номерлардан шалтыратканнар һәм, бары тик әңгәмәдә катнашучыларның барысының да кыска гына тәнәфес ясап алу турындагы сөйләшүләрен ишеткәч кенә мәскәүле алд акчылар “кармагына” эләгүен аңлаган. Шулай итеп җинаятьчеләргә ул 454 мең 791 сум күчергән.

Шушыңа охшаш хәлләргә эләгү очраклыгы булган кешеләр бар.

Шуңа күрә, үзегезнең туганнарыгызга һәм танышларыгызга укыган барлык хәбәрләр турында сөйләвегезне үтенәбез.

Игътибарлы һәм уяу булсыннар иде!

Түбәндәге карта мәгълүматларын беркемгә дә әйтмәгез, хатларда, шулай ук СМС-хәбәрдә күрсәтмәгез:

– исем һәм фамилияне,

– гамәлдәге вакытын,

– CVV-дагы өч урынлы санны,

– пин-кодны,

– түләүләр, акча күчерүләрне

раслау өчен СМС-кодны.

Шалтыратучының күрсәтмәсе буенча бернинди операцияләр башкармагыз. Картаны саклар өчен барлык операцияләрне хезмәткәр үзе эшли.

Иң мөһиме: банк хезмәткәре картадагы яки интернет-банкның барлык яшерен мәгълүматларын беркайчан да сорамый.

 


Нет комментариев