Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның социаль өлкә ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә
Көн темасы

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның социаль өлкә ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә

8 июнь – Социаль хезмәткәр көне

(Тәтеш, 8 июнь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районның социаль өлкә ветераннарына һәм хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итә:
–     Безнең җәмгыятькә үсешнең нинди генә этапларын узарга туры килсә дә, анда дәүләт ягыннан аерым кайгыртуга мохтаҗ булучылар һәрвакытта да бар. Аны социаль хезмәткәр эшеннән башка булдырып чыгу мөмкин булмас иде – нәкъ тә менә сез мохтаҗ кешеләр төркеменә, өлкән ке­шеләргә, инвалидларга, ятим балаларга, күп балалы гаиләләргә, җитешсез гаиләләргә булышып, дәүләт хез­мәтләрен  һәм алар арасындагы элемтәне тәэмин итәсез. 
Тәтеш районының социаль хезмәт өлкәсендә зур җаваплылык хисләре, эчкерсез, эшенә туг­ры кешеләр эшли. Сезгә хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм һәм сәламәтлек, җитешлек телим. 
 


Нет комментариев