Исегезгә төшерәбез, Бөек Ватан сугышында фронтларда сугышкан солдатлар-җиңүчеләр истәлеген мәңгеләштерү максатыннан китап бастыру планлаштырыла.
(Тәтеш, 27 ноябрь, "Тәтеш таңнары).
2020 елда Тәтеш районы буенча Хәтер китабы томын чыгару ниятләнә.
Хөрмәтле укучылар! “Тәтеш таңнары” сайтында (www.tetyushy.ru “Алар Җиңү белән кайтты” Хәтер китабы” кушымтасында) без Бөек Ватан сугышында катнашучыларның – Тәтеш районында яшәүчеләр һәм туучыларның исемлеген урнаштырдык.
Солдатларның – үзегезнең туганнарыгыз, якыннарыгыз, дусларыгыз, күршеләрегез, авылдашларыгызның кыскача биографик белешмәсенең дөреслеген тикшерүегезне үтенәбез. Сез алфавит буенча бүленгән исемлеккә керми калган исемнәрне өсти, булган мәгълүматлар буенча өстәмәләр ясый, үзгәрешләр кертә аласыз. Китап дөньяга чыгар алдыннан безгә уртак көч белән сугышчылар турында мөмкин кадәр күбрәк тулы мәгълүмат җыярга кирәк.
“Авангард” гәҗите редакциясенә 2019 елның 25 декабренә кадәр Тәтеш, Свердлов ур., 61нче йорт адресы, tetucһ _awangard@rambler.ru электрон почтасы яисә 2-53-84 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне үтенәбез.
Шулай ук Тәтештәге җирлекара китапханәгә: Тәтеш, Ленин ур., 86нчы йорт адресы, Tetushibiblioteca@yandex.ru электрон адресы, 2-50-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Нет комментариев