Тәтеш районына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде
Көн темасы

Тәтеш районына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде

ТР Дәүләт ­Советы Рәисе “Бакырчы” авыл хуҗалыгы пред­прия­тиесенең кукуруз кырларын ­карады, районның агро­­сә­нәгать комплексы ­продукциясе белән ­танышты.

(Тәтеш, 20 август, "Тәтеш таннары"). Тәтеш районына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде

 Фәрит Мөхәм­мәтшин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар­ Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы ­депутаты Ләлә Кудерметова район башлыгы Рәмис Сафиуллов озатып йөрүендә Бакырчы авылында булдылар, район оешмалары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, эшкуарлар, җирле үзидарә органнары депутатлары белән очраштылар. 

ТР Дәүләт ­Советы Рәисе “Бакырчы” авыл хуҗалыгы пред­прия­тиесенең кукуруз кырларын ­карады, районның агро­­сә­нәгать комплексы ­продукциясе белән ­танышты. 

Фәрит Мөхәммәтшин аграрийлар белән әң­гә­мә вакытында урып-җыю эшләренең барышы хакында кызыксынды. Ул авыл кешеләре хәтта корылык шартларында да үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырлар һәм терлекчелек продукциясен җитештерүне киметүгә юл куймаслар дигән ­ышанычын белдерде.
– Авыл хуҗалыгы өчен һава шартлары начар булуга да карамас­тан, терлекләрнең баш санын саклап калырга һәм арттырырга тырышырга кирәк. Моның өчен сезгә, булган барлык резервларны һәм көчләрне кулланып, җитәрлек дәрәҗәдә азык әзерләү мөһим. Авыл ­халкы ­барысын да башкарып чыгачагына ышанам, – дип ­белдерде Фәрит Хәйрулла улы.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Бакырчыда авыл мәктәбенең булачак беренче сыйныф укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды һәм Бакырчы авылы җирлеге башкарма комитетының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты. 

Фәрит Мөхәммәтшин җыелучыларның игъ­тибарын җирле әһә­мияттәге социаль мәсь­ә­­лә­ләрне хәл итүдә авыл халкының активлыгына һәм җирле үзидарә органнарының зур әһәмияткә ия икәнлегенә юнәлтте.
– Кечкенә авылларда да, республиканың зур авылларында да авыл халкының ихтыяҗларына игътибар бирү сизелә, федераль һәм республика программаларының нәтиҗәлелеге күренә, –дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Боларның барысы да сезнең авыл мисалында ачык күренә. Республика һәм федераль программаларга­ республиканың барлык шәһәрләре, районнары һәм җирлекләре актив җәлеп ителгән. Кешеләр дә үз проблемаларының хәл ителүенә карата мондый ­игътибарны чын күңелдән бәялиләр.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Бакырчы мәдәният йор­ты­ның актлар залында Тәтеш районы активы белән очрашты.

– Безнең район Татарстанда гамәлгә ашы­ры­ла торган барлык программаларда кат­на­ша, бу шәһәр һәм авыл территорияләрен үс­терүгә, инфраструкту­раны яхшыртуга, яңа социаль-мәдәни-көн­күреш объектлары­ ачылу­га, безнең халык­ның тормыш-көнкүре­шен яхшыртуга ярдәм итә. Агросәнәгать ком­плексын­да резервла­рыбыз күп, без сөт терлек­челегенә җитди итеп алындык. Республика Хөкүмәте ярдәме белән соңгы елларда безгә уку йортларын, сәламәтлек саклау һәм мәдәният объектларын ремонтлау, спорт мәйданчыклары төзү насыйп булды, юллар белән булган проблемалар хәл ителә, туристлык тармагы үсә, сәнәгать мәйданчыклары эшли, –диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.

Фәрит Мөхәммәтшин очрашуда катнашу­чы­ларның игътибарын коронавирустан вакцина ­ясату кирәклегенә һәм көзгә билгеләнгән Бөтенроссия халык санын алуның мөһимлегенә юнәлтте.


Нет комментариев