Районда февральдә оборона-масса, патриотик һәм спорт эшләре айлыгы үтә.
Райбашкарма комитеты җитәкчесе карары нигезендә быел ул 27 гыйнвардан 28 февральгә кадәр узачак. Райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Альберт Гасимов җитәкчелегендәге патриотик тәрбия буенча район координация советы утырышында аның чаралар планын тикшерделәр.
Мәктәп укучылары, студентлар, районның яшьләр берләшмәләре бәйгеләр, акцияләр, смотрлар, Батырлык дәресләре, митинглар, ветераннарны котлау, искә алу кичәләре һәм күргәзмәләр оештырып, анда актив катнашачаклар. Моңа охшаш тематикадагы чаралар барлык мәдәният учреждениеләрендә һәм мәгариф оешмаларында уза.
Социаль һәм медицина хезмәткәрләре ветераннарның өйләренә барачак. Гаскәрләр Әфганстаннан чыгарылган көн (15 февраль), Ватанны саклаучылар көне (23 февраль) уңаеннан чаралар була. Шулай ук яшьләрнең ветераннар һәм тыл эшчәннәре, хәрби училище курсантлары, районның хәрби комиссариат хезмәткәрләре һәм башкалар белән очрашулары узачак.
Барлык бу чаралар күңел кушуы буенча һәм үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә юнәлтелгән, аларның бәхетле тормышы хакына өлкән буынның батырлыгы нинди әһәмияткә ия булуын аңлау өчен үткәреләчәк.
Нет комментариев