Туган тел көне
Көн темасы

Туган тел көне

Татарстанда 26 апрельдә берьюлы ике вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукай туган көн һәм Туган тел көне билгеләп үтелә.

(Тәтеш, 26 апрель, «Тәтеш таңнары») “Туган тел – һәрбер ха­лыкның мәдәни, белем­лелек нигезе, ул үз халкыңның, аның тарихы һәм мәдәниятенең бер­ өлеше итеп тою  мөмкинлеген бирә. Тәтеш районындагы күп милләтле халыкның һәркайсын туган тел көне белән тәбрик итәм, туган телне һәрвакытта яратуыгызны, аның белән горурлануыгызны, үз мәдәниятегезне данлавыгызны телим”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов районда яшәүчеләргә үзенең мөрәҗәгатендә.  


Нет комментариев