Ураза гаете – тирәнтен рухи мәгънәгә, динне ныгытуга һәм әхлакый чистарынуга ия
13 май – Ураза гаете
(Тәтеш, 13 май, "Тәтеш таннары").
– Ураза гаете – тирәнтен рухи мәгънәгә, динне ныгытуга һәм әхлакый чистарынуга ия. Ул мәрхәмәтлелеккә, үзара ярдәмләшүгә һәм игелеккә өйрәтә. Һәркемгә ныклы сәламәтлек, җитешлек, барлык башлангычларда уңышлар телим. Сезнең тормышыгыз игелекле эшләр һәм гамәлләр белән тулылансын иде, – дип мөрәҗәгать итте район мөселманнарына Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
– Ураза гаете изге Рамазан ае тәмамлануын белдерә һәм барлык кешеләр өчен игелек һәм шәфкатьлелекне, мәрхәмәтле булу һәм якыннарыңны яратуны гәүдәләндерүче югары әхлакый кыйммәтләрнең символы булып тора. Аллаһы Тәгалә сезнең уразаны, догаларны һәм игелекле гамәлләрегезне кабуллардан кылсын, ә изге Ураза гаете һәр йортка татулык һәм үзара аңлашу алып килсен, – дип мөрәҗәгать итте район халкына Тәтеш районы имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов.
фото: архив/Авангард
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев