Җырлап-биеп авыл кешеләренең күңелен ачалар
Алабирде авылы мәдәният йортында эшләп килүче “Хәтирә” ансамбле йөрәк кылларын тибрәтерлек җырлары, шаян биюләре белән район халкын һәм авылдашларын ял иттерә, аларның күңелләрен җилкендерә.
Ансамбльнең җитәкчесе Алсу Шаһиәхмәтова әйтүенчә, “Хәтирә” 2013 елда оешкан. Үзешчәннәр арасында өлкәннәр дә, яшьләр дә бар. Җырчылар Рузалия Шәйхетдинова, Мәрьям Зиннәтуллина, Рузалия Сибгатова, Рушания Арсланова, Фәйрүзә Аскарова, Гөлсинә Габбазова, Алсу Шаһиәхмәтова, Чулпан Нигъмәтуллина, Зәйнәп Сибгатуллина, Фәнзилә Сафиуллина һәм Фәридә Гайнуллина сәнгатькә гашыйк кешеләр. Аларны татар халык җырларына, йолаларына һәм гореф-гадәтләренә булган чиксез мәхәббәт берләштерә. Ансамбль оештыру теләге ничек барлыкка килде?” – диеп соравыма, Алсу ханым елмаеп болай диде: “Без бит барыбыз да иҗат яратабыз. Җырлый да, бии дә беләбез. Репертуарыбызда борынгы һәм заманча җырлар, хәтта биюләр дә бар”.
Концертларда, кичәләрдә чыгыш ясаганда җырларны алар гармун көенә кушылып башкаралар. Әйтергә кирәк, үзләренең гармунчылары да бар. Алабирде урта мәктәбе укытучысы Талип Мингалиев бу яктан ялындырып тормыйча, үзешчәннәрне һәрчак хуплап тора икән. Кыскасы, ансамбльгә “Хәтирә” дигән исемне дә ул тәкъдим иткән. Бу барысының да күңеленә хуш килгән һәм нәкъ шулай дип йөртә дә башлаганнар. Шушы еллар эчендә алар тамашачыларның хөрмәтен һәм мәхәббәтен яуларга өлгергәннәр.
“Мәдәни учакта ямансуларга вакыт калмый, тормышны иҗат белән берләштереп яшәве үзе бер рәхәтлек өсти. Үзешчәннәрнең иң олысына 63 яшь, иң яшенә – 43. Аларның барысы да актив, яшьләрне көнләштерерлек, рух күтәренкелеге ташып тора, иҗади хыяллары да көчле булган хатын-кызлар. Һәркайсының үз хезмәте һәм мәшәкате булуга да карамастан, алар бәйрәмнәрдә, төрле чараларда минем уң кулым, рәхмәт, беркайчан каршы килгәннәре юк”, – ди Алсу Шаһиәхмәтова.
Моның шулай икәнлеген алабирделеләр дә раслады. “Хәтирә” ансамбле үзешчәннәре җырлаганда күңелләр үсенеп китә. Алар милли киемнәрдән, калфаклардан сәхнәгә чыгып баскач ук, алкышларга күмәсе килә үзләрен. Бик матур итеп җырлыйлар, бииләр, шаян чыгышлары белән көлдерәләр. Театрдан өзекләр куялар, әсәрләрне үзләренчә үзгәртеп, бик кызыклы итеп тамашачыларга күрсәтәләр,” – диләр авыл кешеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев