Юл хәрәкәте кагыйдәләре балалар карашыннан конкурс уза
Бәйгедә Тәтеш районындагы белем бирү учреждениеләренең 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге укучылары катнаша ала.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Юл хәрәкәте кагыйдәләре балалар карашыннан “Авангард” газетасы редакциясе Тәтеш районының ЮХИДИ бүлеге белән берлектә “Юл хәрәкәте кагыйдәләре балалар карашыннан” дип исемләнгән балалар рәсеме конкурсы үткәрү турында игълан итә.
Бәйгедә Тәтеш районындагы белем бирү учреждениеләренең 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәрге укучылары катнаша ала. Эшләр 2022 елның 1нән 28 февраленә кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 422370, Тәтеш, Свердлов урамы, 59нчы йорт. Белешмә өчен телефон: 8(84373) 2-53-84.
Конкурста җиңүчеләр грамоталар һәм призлар белән бүләкләнәчәк. Бүләкләү тантанасы һәм җиңүчеләр турындагы мәгълүматлар өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк.
Положение
(+6)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев