Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Аның өчен гаилә беренче урында

Тәтешле Лилия Филиппова һәм аның улы Валерий – безнең “Тәтеш таңнары” сайтында Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан уздырылган “Минем әни – иң яхшысы” дип исемләнгән бәйгедә җиңүгә ирештеләр.

(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). Лилия шәфкать туташы булудан тыш, ул әле косметика җитештерү буенча фирманың консультанты да, Валерий инде, ир-егетләргә хас җитдилек белән аңа эшендә ярдәм итә.

– Баланы бары тик ярату һәм үз үр­нәгемдә тәрбиялим, кырыслык һәм рәхимсезлек кулланмыйм. Улыма шәхес буларак карыйм, 8 яшендә генә булса да, аның белән җитди әйберләр буенча киңәшәм. Ул миңа эшемдә ярдәм итә: минем белән бергә клиентлар өчен заказлар җыя, посылкаларны ача, – дип ­уртаклаша үзенең тәрбияләү серләре белән Лилия.
Үзәк район хастаханәсендә озак еллар педиатр табибы булып эшләгән әнисе Татьяна Тимофееваны үзе өчен үрнәк булып тора дип белдерә, ул аны берүзе тәрбияләгән, һәм дәү әтисе – Анатолий Тимофеев, аңа хәзер 91 яшь. 

– Минем һәрвакытта сайлау хокукы булды, мине һәрчак тыңладылар. Мин кияүгә чыккач, иремнең әти-әнисе дә безнең гаиләгә әйләнде, һәрвакытта һәм һәр нәрсәдә ярдәм иттеләр, бүгенге көнгә кадәр булышалар. Барлык бәйрәмнәрне зур гаилә белән бергәләп билгеләп үтәбез, авыр чакларда шулай ук бергәләп борчылабыз, – ди Лилия.

“Минем әни – иң яхшысы” дигән бәйге турындагы мәгълүматны күргәч, ул шунда ук аның күңелен яулап алуын сөйли. 

– Улым белән уртаклаштым, һәм ул үзе бик теләп фоторәсемне сайлады. Аны бик тә сөендерәсем һәм җиңүгә ирешәсем килде. Ирем вафатыннан соң баламны һәр яклап сөендерәсем килә. Гаилә минем өчен һәрвакытта беренче урында булды һәм шулай булып кала да, – ди Лилия. 
фото: Филипповлар гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев