Аның дәресләре – сәнгать әсәре
Кешеләр

Аның дәресләре – сәнгать әсәре

Яхшы укытучы – ул үз эшен һәм үзенең укучыларын яратуны берләштергән кеше.

(Тәтеш, 29 февраль, “Тәтеш таңнары”, Елена Викторова,фото 2нче урта мәктәп архивыннан). Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең немец теле укытучысы Нина Нефедова нәкъ тә менә шундыйлардан.

Утыз биш ел эчендә ул мәктәптә үзен белемле белгеч, һәр укучыга якын килү юлын таба белүче, үзенең фәне белән кызыксындыра алучы буларак күрсәтә. Аның дәресләре сәнгать әсәре кебек: матур төсләр, кызык­лы фактлар, мавыктыргыч чит тел белән тулыланган. Нина Николаевна дәресләрендә үзара аңлашу, хезмәттәшлек, уңайлылык хөкем сөрә. Аның укучылары ел саен төрле дәрәҗәдәге бәйге катнашучылары, призерлары, җиңүчеләре булып тора. Ул ата-аналар белән мөнәсәбәтләрне оста итеп җайлаштыра, һәр баланың көчле һәм нәзберек якларын, аның кызыксынучанлыгын белә.
“Алыштыргысыз һәм абруйлы сыйныф җитәкчесе, ул бездә игелек, түземлек, үзара хөрмәт сыйфатлыры тәрбияләде. Безне кайгырта, безнең проб­лемаларны аңлый, ярдәм итә белде. Һәм хәзер,  еллар узгач, без янә үзебезнең “сыйныф әниебез” янына киләбез һәм аны “Иң яхшысы”дип атыйбыз”, – диләр Нина Николаевнаның чыгарылышлары. 

Педагогия стажы эш­ләнгән еллар исәбе белән хисапланмый, рәхмәтле укучылар исәбе белән. 
Нина Николаевна үзенең­ вазифасы белән чын-чынлап горурлана ала, чөнки күп чыгарылыш­лары һәм ата-аналар аның турындагы җылы хатирәләрне күңелендә саклый.
 


Нет комментариев