Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Кешеләр

Авыл тарихын өйрәнүче

Туган җирнең, йөрәккә якын газиз урынның тирән тамырларын барлап яшәүчеләр, аны яңадан бер кат мәңгеләштерү өстендә зур хезмәт куючылар тирә-юнебездә әллә ни күп диеп булмый.

(Тәтеш, 22 май, “Тәтеш таңнары", Сания Сәмигуллина, фото Вәлиевләрнең гаилә архивыннан).

Туган җирнең, йөрәккә якын газиз урынның тирән тамырларын барлап яшәүчеләр, аны яңадан бер кат мәңгеләштерү өстендә зур хезмәт куючылар тирә-юнебездә әллә ни күп диеп булмый. 

Зур Әтрәчтән Мөнир абый Вәлиевне бу яктан һәркем өчен үрнәк итеп куяр­лык. Авыл тарихын өйрәнүгә зур көч куйган Мөнир Бәдертдин улының “Халык алдындагы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкләнүе райондашлары һәм авылдашлары өчен дә зур сөенеч булды, чөнки тырыш хезмәт нәтиҗәсе генә якты хатирәләргә бай мизгелләрнең матур чагылышы булып тора.  

Кулыма алган “Мең өйле Шонгаты, яки Әтрәч кенәзлеге тарихы” дип исемләнгән китапта борынгы бабаларыбыз, чорлар алмашындагы вакыйгалар, изге зиратлардагы кабер ташлары, совет чоры, колхозлашу еллары һәм башка шактый әһәмиятле мәгълүматлар, Әтрәч мәзәкләре урын алган. Авылның тарихын бу кадәрле берәмтекләп җыйган кешеләр – арабызда бик сирәк очрый торган күренеш. Педагогия ветераны, “Әтрәч укулары”н оештырып үткәрүче, авыл тарихын өйрәнүче Мөнир абый Вәлиев хакында сүз чыккач, аның кызларының күңел кичерешләрен уртак­лашырга булдык.

“Әти – безнең өчен, иң беренче чиратта, якты маяк булган хөрмәтле әти ул. Аның тынгысыз гаилә башлыгы, ныклы терәк була алуы, балаларына карата җылы мөнәсәбәте безнең өчен төп тәрбия булды. Әти сүзендә тора, үз мәнфәгатьләрен яклый алучы, төпле фикерен ачык итеп җиткерә белүче кеше. Шундый әтиебез булу белән бик горурланабыз. Ул оныклары өчен яраткан дәү әти дә әле. Әниебез Әлфия белән озак еллар иңгә-иң куеп яшәүләре безгә, кызларына, тормышта тагын бер матур үрнәк”, – диделәр үз гаиләләре белән яшәүче Ләйлә, Гүзәл һәм Миләүшә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев