Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Авылдашыбыз белән горурланабыз

Тәтеш җире танылган күп кешеләрне үстерде.

(Тәтеш, 24 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Зинаида Роткина, хезмәт ветераны, фото Волковлар архивыннан  ). РФның атказанган зоотехнигы Михаил Волков – шуларның берсе.

Ул тумышы белән Богдашкино авылыннан. 1941 елның октябрендә колхозчы гаиләсендә туа. Әтисе Сергей Васильевич – тимерче булып эшли, кырчылык бригадасы бригадиры була. Михаил туганга 3 көн булганда, әтисен сугышка алалар. Ул Мәскәү янында элемтәче булып хезмәт итә, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Орлов-Курск дугасында, Орлов юнәлешендә Ватанны азат итү өчен көрәшә. “Кырыгаяк” дип йөртелгән танкка каршы орудиенең төзәүчесе була, сержант исеме ала, аннары орудие командиры була. 
1943 елның августында 40 яшендә һәлак була.

Михаил Сергеевич урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, “Дуслык” колхозында эшли. Аннары авыл хуҗалыгы инс­титутына укыр­га керә. 1963 елда Совет армиясенә чакырыла. Стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә хезмәт итә. 1970 елдан алып 2004 елга кадәр баш зоо­техник һәм Саратов өлкәсенең “Муммовское” учхозы директоры булып эшли. Михаил Волков “Мактау билгесе” ордены, “Халык мәгарифе отличнигы” билгесе, губернаторның “Туган җиргә мәхәббәте өчен” Мактау билгесе, “Чирәм җирләрне үзләштерә башлауның 50 еллыгы” истәлек медале, РФ Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми­нистрлыгы грамотасын да кертеп, күп сандагы грамоталар белән бүләкләнә. Михаил Волков күп тапкырлар СССР ВДНХда, РФ Бөтенроссия күргәзмә үзәгендә катнашучы һәм аның призеры була. Туган авылында үзләренең якташын хәтерлиләр, хөрмәтлиләр, кадерлиләр.
      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев