Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Балалары хакына яши

Сугыш авырлыкларын күрүчеләрнең язмышы бер-берсенә охшаш: ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык. Олы Бисәрдән Раиса Курмышкина боларның барысын да үз башыннан кичергән.

(Тәтеш, 4 август, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы)). Сугыш авырлыкларын күрүчеләрнең язмышы бер-берсенә охшаш: ачлык-ялангачлык, мохтаҗлык. Олы Бисәрдән Раиса Курмышкина боларның барысын да үз башыннан кичергән.

Тыл эшчәненә 92 яшь, ул кече улы гаиләсендә яши. Раиса Яковлевнаның балалары өчәү: кызы Казанда, олы улы Чабаксарда гомер кичерә.

“Сугыш вакытында Килдеш янындагы урманда агач кисүдә эшләдек, аны атларда Буа станциясенә ташыдык. Әле тагын авылдан мин һәм ике кыз Марий Республикасына киттек, анда ике ай урманда хезмәт куйдык. Миңа ул чакта 14 яшь иде. Хәзер генә ул кырда комбайннар эшли, ә без көлтәләрне кул белән бәйләдек. Апа белән бер көнгә 200шәр грамм ашлык ала идек. Алабута белән тамак туйдыр­дык. Ә сугыш тәмамлангач, бәхеттән күпләр елады, кемнәрдер ирләре һәм улларының бу көнгә кадәр яши алмавына күз яше түкте”, – дип сөйли Раиса Яковлевна. 

Сугыштан соң колхоз ида­рәсендә биш ел бухгалтер ярдәмчесе булып эшләгән. Аннары декрет ялына чыккан, ә балалары үскәч, хуҗалыкта төрле эшләрдә хезмәт куйган. Тыл эшчәне олы яшьтә булса да, килененә ярдәм итәргә тырыша: бакчадагы җиләкләрне җыя, чебеш­ләрне күзәтә. Тормышның мәгънәсе нәрсәдә дигән сорауга, Раиса Николаевна болай дип җавап бирә: “Балалар, оныклар, оныкчыклар хакына яшим”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев