Балаларына йөрәк җылысын биреп, алар хакына яшиләр
Иоковода яшәүче Нина Матвеева авылдашлары, үзләренең яшәү мәгънәсен зур, тату гаилә дип йөрткән Нина Михайловна белән Василий Алексеевич Борисовлар турында бәян итте.
(Тәтеш, 12 ноябрь, “Тәтеш таңнары”, фото Борисовлар архивыннан). “Алар икесе дә Иоково авылында туып-үсте, – дип яза авыл хатын-кызы, – бер мәктәпкә йөрделәр. Нина мәктәптән соң Чабаксарга эшләргә китте, шулай да кире кайтты.
Яшьләр нәкъ тә шул чакта бер-берләренә күз атып йөргән. Ә Василийлар бакчасында үскән алма барысына сәбәпче булган. Яшьләр һәр кичне Василийны урамга чыгарга яки инде бары тик эскәмиядә утырып ял итәргә дип чакырырга килгән. Ә егет үзләренең бакчасында үскән тәмле алмаларның кызларга ошавын күптән сизенеп алган, һәм чын егетләрчә итеп туташларны сыйлаган. Василий белән Нина шундый кичләрнең берсендә очрашканнар, мәхәббәт очкыннары шул чагында кабынган да инде.
Язмышында хәлиткеч борылыш булганчыга кадәр бер ел вакыт узган. Нина ничектер шулай туйда күңел ачкан, ә Василий кызга үз планын ниятләп куйган. Нәкъ шул көнне яшь егет көтмәгәндә кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган.
Һәм менә 43 ел инде алар бергә. Шушы вакыт эчендә алар ике малай һәм кыз тәрбияләп үстерделәр, укыттылар. Өчесенә дә гөрләтеп туй уздырдылар.
Уллары да әти-әнисе үрнәгендә туган авылларында яшиләр һәм җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшлиләр, ә кызлары үзенең гаиләсе белән күрше авылда гомер кичерә. Улларын балачактан эшкә өйрәттеләр, алар күбрәк техникага тартылды, бу һөнәр сайлауга тәэсир иткәндер. Икесе дә әтиләре сукмагыннан китте һәм шушы ук хуҗалыкта комбайнчы булып эшли башлады. Балалары үз гаиләсен корды һәм әти-әниләренә искиткеч алты онык бүләк иттеләр.
Борисовлар гаиләсендә бер матур гадәт яши: кичке ашка утыргач һәркем көннең ничек узуы турында, нинди тәэсирләр кичерүләрен сөйлиләр, һәм проблемалар була калса, аларны чишү ысуллары турында фикер алышалар.
“Гаиләнең һәр әгъзасы, хәтта иң кечкенәсе дә, үзен яратуларын, хөрмәт итүләрен, барлык холык үзенчәлекләре белән кабул итүләрен һәм һәрвакытта хуплауларын тойганда, йортта тынычлык һәм тәртип булачак, – дип инана Нина Михайловна. – Гаиләдә балалардан да мөһимрәк һәм сөенечлерәк берни дә юк. Һәр иртәдә алар хакына торасың: аларның елмайган йөзләрен күрәсең – һәм алар сине үзләренең җылысы белән рухландыра, хәтта инде урамда яңгыр яуса да. Алар хакына, алар шатлансын өчен тәмле ризыклар пешерәсең. Гомумән, балалар хакына яшисең – аякка басар өчен аларга әле бик күп нәрсәләр кирәк”.
Борисовларга тормышта гел яхшы гына булып тормый, әлбәттә. Шулай да алар күңелсезлекләрдән соң, һичшиксез яхшы көннәр киләчәгенә ышана. Балалары әти-әнисенә авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәләр. Алар, өмет нурлары кебек, үзләренең якыннарына елмаюларын бүләк итәләр – әтиләренең ышанычы арта, әниләренең күзләре шатлыктан балкый”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев