Бар җиргә өлгерешә
Минзәлия Саттарова урак өсте вакытында “Бакырчы” ҖЧҖда эшли.
(Тәтеш, 27 июль, «Тәтеш таңнары», Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Хезмәт ветеранының педагогия стажы кырык елдан артык, әлеге ханым пенсиядә булса да аның көч-кодрәте ташып тора.
“Вакытлыча эшләп торырга чакыргач, яхшылап уйладым, ирем Әхмәт тә әлеге хуҗалыкта хезмәт куя, барырга киңәш итте, үкенмәссең диде, – дип уртаклаша ул. – Шулай булып чыкты да – хәзер язны, чәчү башланганны һәм аеруча да җәйне, кырлар алтынсу төскә кергән чакларны көтеп алам. Үземнең хезмәттәшләрем белән, туганнарым кебек, өченче ел очрашам, чөнки аларның барысы да диярлек – минем укучыларым”.
Җитәкчелек Минзәлия Әкрам кызы турында авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен алыштыргысыз кеше буларак әйтеп, болай ди: “Ул безнең киң кырлы белгеч – склад мөдире дә, учетчик та, техникаларны заправкалаучы да, бар җирдә өлгерешә, бөтен вазифаларын бик яхшы итеп башкара”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев