Чернобыль АЭСы фаҗигасе китергән зыянны бетерүдә катнашкан тәтешле Александр Молчаев аның ничек булганлыгын искә төшерә.
(Тәтеш, 26 апрель, «Тәтеш таңнары») Чернобыль атом электростанциясендә килеп чыккан зур фаҗигагә быел 34 ел тула.
Шәһәрле Александр Молчаев та 1989 елдагы зыянны юк итүдә дүрт ай катнаша һәм ул да нәкъ шул яшьтә була. Тормыш үз агымы белән бара: ират инде армиядән хезмәт итеп кайткан, гаилә корган, хатыны Валентина белән ике бала тәрбияләп үстерә, “Сельхозхимиядә” шофер булып эшли торган чагы була.
“Александр Князькин белән икебезне хәрби комиссариат аша чакыртып алдылар, – дип сөйли Александр Николаевич. – Татарстан хәрби комиссариатына 35 кеше җыелдык, Тоцкийга киттек. Анда ике атна дәвамында безне әлеге хәлдә үзеңне ничек тотарга, нурланыштан ни рәвешле сакланырга икәнлеген өйрәттеләр. Аннары Самарадан поезд белән Киевка, аннары Дымер станциясенә, шуннан частькә җибәрделәр”.
Тәтешлегә объектларга кешеләр ташу өчен, шофер буларак, яңа ЗИЛ ышанып тапшыралар. “Аларның берсен без “каберлек” дип йөрттек, – дип искә төшерә ул. – Чәнечкеле тимерчыбыклар артында каравыл рәте куелган, офицерлар безгә эштә катнашкан биш меңнән артык техниканың барысының да сәламәтлеккә һәм гомергә куркыныч тудыра торган гаять зур нурланыштагы урыннарда эшли, дип әйтә иде. “Печка”, ягъни, реактор тагын бер объект булды. Сулыш юлларын саклый торган битлекне мәҗбүри рәвештә кию каралган, чыга торган урында нурланышны дозиметр белән катгый тикшерәләр иде”.
Александр Петрович яшәү шартлары начар булды, ди: палаткаларда – 20шәр кеше, мунчада һәр көнне, ә кайчак икешәр тапкыр юынганнар, югыйсә урамда салкын булса да, торган урыннары җылы булган – буржуйка якканнар, ашамлыклар туклыклы һәм төрләндереп бирелгән.
“Башта куркыныч булды, әлбәттә, ни дисәң дә нурланыш, – дигән фикерен белдерә ликвидациядә катнашучы, – аннары бу хәлгә күнектек, берберебез өчен туганнар сыманга әйләндек. Өйдән килгән хатлар, күчтәнәчләр салынган посылкалар күңелне тынычландырып торды, аларны бөтен кеше белән бүлешә идек. Бары тик бер нәрсәне авыр кичердем – Кавказның тозлы суын эчтек, кое яки чишмәнекен йотлыгып эчәсе килде, аңардан да тәмле берни юктыр кебек тоела иде”.
Хәзер инде ике оныкның бабае сәламәтлектән һәм гаилә җылысыннан да кадерле берни була алмый, дип раслый. Үзенең гражданлык бурычын үтәп, аның да, башка ликвидаторлар кебек, сәламәтлеге какшап тора, медицина хезмәткәрләре тарафыннан билгеләнгән даруларны даими кабул итә, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының тернәкләндерү үзәгендә дәвалануны саулыгын ныгытуда яхшы булышлык, дип саный. Тәтешле быел коронавирус пандемиясе белән бәйле вәзгыять аркасында район администрациясе тарафыннан оештырыла торган үзе кебек техноген зоналарда катнашучылар белән үткәрелүче очрашуның булмавына аянычын белдерә, һәм аның киләсе елга һичшиксез булачагына ышана.
Белешмә
Тәтеш районында хәзерге
вакытта техноген һәлакәттә катнашкан 16 граждан яши, шуның 16сы – Чернобыль атом электростанциясендәге һаләкәтне бетерүдә катнашучы,
2се – “Маяк” ПО һәлакәтен бетерүдә катнашучы,
4се – аерым куркынычлылыктагы подразделениеләрдә катнашучы,
2се – ерак зонадан күченеп кайтучы.

Нет комментариев