Бай әби
Федоровкадан Анна Пьяновага 91 яшь. Ул үз гомерендә күпне кичергән, боларның барысын да кыска вакыт эчендә сөйләп бирерлек тә түгел.
(Тәтеш, 8 март, “Тәтеш таңнары", Елена Викторова, фото Пьяновлар архивыннан).
Сугыш елларында өлкәннәр белән беррәттән кырда эшләгән, ә дүртенче сыйныфны тәмамлагач, колхоз идарәсенә йомышчы булып урнашкан.
Авыл кешеләренең күпчелеге аны бар эшкә дә оста һәм бик матур җырлаучы буларак хәтерли.
Ире белән бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр. Анна Петровна бүгенге көндә Зоя исемле кызы белән яши. “Безнең өйдә һәрвакытта тәртип булды, әти-әнинең сүзен тыңладык. Яшелчә бакчасы бар иде. Әни эшкә һәрчак өлгереште, теләсә нинди хезмәткә алынды. Өстәвенә иртәдән үк пироглар һәм коймаклар пешерергә дә вакыт тапты”, – ди ул. Һәм әнисенең ничек итеп үзенең, кулдан, бөтен зур гаиләгә итекләр басуы, ә инде бераз акча эшләү нисбәтеннән – кешеләр өчен киемнәр тегүе һәм чигүе турында искә төшерде. Әле тагын ул “Память Ильича” колхозында дуңгыз караучы булып хезмәт куйган, бер үк вакытта – хат ташучы да булган. Кызлары еш кына хатлар һәм гәҗитләр таратырга ярдәм иткән.
Анна Петровнаның балалары һәм оныклары буй җиткән, менә инде оныкчыклары үсеп килә, әле күптән түгел генә аның беренче оныгының баласы туган: кыскасы, бай әби.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев