Бер гасырлык юбилеен үткәрергә вәгъдә итте
Кешеләр

Бер гасырлык юбилеен үткәрергә вәгъдә итте

Александра Иноходова Югары Тарханны үзенең кече ватаны дип саный, шуңа да карамастан, ул Чуашиянең Яңа Байбатыр авылында туып-үскән.

(Тәтеш, 1 декабрь, "Тәтеш таңнары, Елена Калашникова (автор фотосы)).  Тыл эшчәненә ноябрьдә 95 яшь  тулды, шуның өчтән берен ул дүрт кечкенә сабые белән ире ярдәмен тоймый, бик иртә ялгыз калган кызы ­Тамара белән бергә яши. Александра Трофимовна аларны тәрбияләүдә булышлык күрсәтә.

Александра Трофимовна тормыш арбасына бик иртә җигелгән, 14 яшендә чакта ук инде трактор иярләргә утырган. “Ул рукоятка белән кабызыла иде, кабинасы юк. Сугыш вакытында шулай ук тракторда эшләдем. Ул чакта безгә җиңелрәк яшәлде: он, тары ярмасы бирделәр, әле тагын солдатларга фронтка җибәрергә оекбашлар һәм бияләйләр бәйләдек”, – дип сөйли ул. Сугыштан соң колхозда төрле эшләрдә, кошчылыкта хезмәт куя. Ә инде пенсиягә чыккач, кызына күченә. Беренче вакытларда яңа кешеләргә, таныш түгел авылга күнегеп китү кыенрак була. Александра Трофимовна өчен хәзер Югары Тарханнан да якын урын юк инде. Туганнары да, ахирәтләре дә биредә. Ул туку станогында ничек итеп җиңел генә эш йөрткәнен, киемнәр теккәнен, оекбашлар бәйләгәнен һәм йон эрләгәнен искә ала. “Белмим, аңардан башка мин нәрсә эшләр идем икән. Эшкә киткәндә ул балаларыма күзәтчелек итте, йорт хуҗалыгындагы эшләрне башкарды”, – ди аның кызы Тамара Владимировна. Ни гаҗәп, шулай да Александра Трофимовна 95 яшьтә булса да бер генә тапкыр да хастаханәдә дәваланмаган! Бераз үзен начаррак хис иткән очракларда да дарулар кабул итмәүне өстен күрә. Аның юбилей көнендә Югары Тарханга күп сандагы туганнары җыелган, алар арасында җиде оныгы һәм сигез оныкчыгы да бар, шулай ук Бессоново авыл җирлеге җитәкчесе вазифасын башкаручы Илдар Сәхауов та (рәсемдә) килгән. Ә Александра Трофимовна, котлаулар кабул итеп, бер гасырлык юбилеен билгеләп үтәргә вәгъдә итте!


Нет комментариев