Бессоноводан хат ташучы Галина Коннова һөнәрендә күптән түгел эшли
Почта хезмәткәре эш көннәрендә гадәттәгечә Бессоноводан олы юлга кадәр өч чакрымга якын юл үтә, анда йә автобуста, йә берәр транспортка утырып Олы Тархан авылындагы почта бүлекчәсенә бара.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова).Бессоноводан хат ташучы Галина Коннова һөнәрендә күптән түгел генә булса да, район “Авангард” газетасына яздыру планын үтәп кенә калмыйча, арттырып та үти алды.
– Узган ярты елда 23 данә газета тараттым, ә монысында – 38 данә. Бездә халык күбесенчә өлкән яшьтәгеләр, җирле матбугатны укырга күнеккәннәр, кызыксыналар. Дача йорты тотучыларның да хәтта кыш айларында да абунә рәсмиләштерүе күңелле. Әти-әниләреннән калган йортларга ялларда кайталар, ә почта әрҗәләрендә аларны “Авангард” көтеп тора, рәхәтләнеп укыйлар, – дип уртаклашты Галина Владимировна.
Почта хезмәткәре эш көннәрендә гадәттәгечә Бессоноводан олы юлга кадәр өч чакрымга якын юл үтә, анда йә автобуста, йә берәр транспортка утырып Олы Тархан авылындагы почта бүлекчәсенә бара. Ул хезмәттәшләре турында ихтирам белән сөйли, аның әйтүенчә, аны җылы кабул иткәннәр, һәр нәрсәдә ярдәм итәләр, өйрәтәләр.
Хат ташучының кире әйләнеп кайтканда инде корреспонденцияләр генә түгел, авылдашлары сораган товарлар тутырылган сумкасы да була.
Галина Коннова билгеләп үткәнчә, кар еш явып торуга карамастан, авыл юллары чиста, йорт яннарына шулай ук якын ук килергә була.
– Эшем миңа ошый, киләчәктә дә барысы да яхшы булыр дип өметләнәм, – ди ул.
фото галина Коннова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев