Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Кешеләр

Файдалы булу мөһим

Тәтешле Елена Тарановага үзенең күп бала анасы һәм җавап­лы хезмәткәр булу сыйфатларын берләштерү җиңел бирелә.

(Тәтеш, 2 октябрь, "Тәтеш таңнары", Татьяна Кузнецова, фото Тарановларның гаилә архивыннан). 
Елена Николаевна – халык­ка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәге белгече. Социаль өлкәдә егерме бер ел эшләү дәверендә үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән. Лаеклы бүләге: “ТР муниципаль берәмлекләр Советы” Ассоциация­се рәисенең Рәхмәт хаты – моңа ачык дәлил.

Елена Николаевна Тәтештә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, педагогия училищесына физик тәрбия бүлегенә укырга керә. Диплом алгач, хәтта күрше райондагы уку йортларының берсендә укыта да. Әмма, билгеле булганча, тормыш безнең алгы көннәрдәге уй-ниятләргә үз төзәтмәләрен кертә. Елена Николаевна районның социаль өлкәсендә 1998 елдан бирле хезмәт куя. Әлеге вакыт эчендә югары психолог-педагог белеме ала. “Барлык хезмәт эшчәнлегендәге кебек, кай­чакларда кыенлыклар белән очрашырга туры килә, ләкин без аларны тату коллектив белән бергә җайга салабыз. Кешеләргә файдалы булуым, аларга ярдәм күрсәтә алуым белән үз эшемне яратам”, – дип уртаклаша ул. 

Елена Николаевна – күп балалы ана. Олы улы Кирилл быел мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумын тәмамлаган, армиягә чакыру көтә. Леонид 8нче сыйныфта укый, кызлары Майя – 4нче класста: алар җиңел атлетика белән шөгыльләнә һәм төрле дәрәҗәдәге ярыш­ларда һәрдаим призлы урыннар яулыйлар. Иң кечкенәсе Ульяна балалар бакчасына йөри. Көндәлек тормышта Елена Николаевна үзен тулысынча эшенә багышлый, ә инде менә ялларны зур һәм тату гаиләсе белән бергә үткәрә. Шулай да һәрвакытта һәм теләсә нинди хәлдә үзең булып калырга кирәк, дигән тормыш шигаренә катгый таянып яши.
     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев