Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Гади герле сәгать, сакал һәм итекләр турында: Артур Файзулоев фильмда төшүе хакында сөйләде

Музыкант, умартачы, соңгы вакытларда әле тагын актер да, тәтешле Артур Файзулоев һәр һөнәрдә иҗатка урын бар, дип саный.

Артур үзенең казанышлары турында сөйләргә ашыкмый, күбрәк дусты һәм остазы, кыска метражлы мистик фильмның сценарий авторы Василий Евдокимов хакында сөйли, ул анда рольләрнең берсен уйнаган.
“Василий Викторович рок-музыкант, язучы, бер сүз белән әйткәндә, оркестр дип әйтерлек кеше. Ул мистик хикәяләр цик­лын язды, хәзер без шуларның берсе “Сәгать остасы” дип исемләнгәнен экранлаштыру өстендә эшлибез. Төшерү эшләре Яшел Үзәндә һәм Казанда алып барыла. Режиссер – яшь һәм талантлы егет Искәндәр Хөснуллин. Күренешләрнең бер өлешен Тәтеш районында төшерү ниятләнелгән иде, ләкин, ни аяныч, барып чыкмады. Сюжет буенча мин остаханәгә сәгать төзәтергә килгән гади егет Сергейны уйныйм. Бу роль өчен мин хәтта өйдән  иске герле сәгать тә алып бардым”, – дип сөйли Артур. Сүз уңаеннан, аның инде актерлык тәҗрибәсе бар: ул Василий Евдокимов әсәрләренең берсе буенча кыска метражлы фильмда көймәче булып уйнаган. Артур рольгә кереп китү һәм үзенчәлекле кыяфәт булдыру өчен хәтта сакал да үстергән, бабасының сазлыкта кия торган итекләрен дә кигән.  
“Сәгать остасы” хикәясе ике ел чамасы элек язылган булган, аны экранлаштырырга керешү шул чакта ниятләнгән дә инде. Артур шул вакытларда фильмга бер үк исемдәге җырны язган. Ул кулланылганмы яки юкмы икәнлеге әлегә билгеле түгел. “Фильмнар минем өчен – ул, әдәби әсәрләр кебек үк, ниндидер мәңгелек. Фильмда төшүдә катнашу минем өчен үземнән соң нинди дә булса аерым бер мирас калдыра алу мөмкинлеге”, – ди Артур. 
Ул озак вакытлар Казанда яшәгән һәм эшләгән. Университетта укыган, армиядә хезмәт иткән, Рок мәктәбендә белем алган, “Дүрт сезон” төркеме белән бергәләп альбом яздырган, шушы ук сос­тав белән гаять күп сандагы тамашачы алдында чыгышлар ясаган. “Бабаемның вафатыннан соң мин умартачылык белән шөгыльләнә башладым. Тәтештә дә, Кашкада да яшим. Бал кортларының исәбен ел саен арттыра барам. Умартачылык минем өчен һөнәргә әйләнде”, – дип билгеләп үтә Артур. 
Бүгенге көндә ул районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачылык һәм аквакультура буенча белгеч булып эшли. Хезмәте үзенә ошый дип белдерә, күбрәк шуңададыр, ул теоретик түгел, ә практик, ягъни эшләп килүче умартачы, шуңа күрә үз эшчәнлегенең барлык нечкәлекләрен тирәнтен белә. Шулай да музыка белән дә ул озакка аерылып тормый, хәзерге вакытта, мәсәлән, гармунда уйнау серләрен үзләштерә. Әле тагын юк-юк та, кулына гитарасын ала да, гадәттәгечә аның кыллары буйлап чиртеп уза.           
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев