Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Гаиләсенә ярату һәм кайгырту бүләк итә

Жуково авылында яшәүче Наталья Борисова безгә авылдашы, туган җиренә тугры өч малай тәрбияләп үстергән Галина Андрианова турында бәян итте.

(Тәтеш, 16 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Ул 1940 елда Иске Сумароково авылында Анна Павловна һәм Андрей Васильевич Красновлар гаиләсендә туа, – дип яза авыл кешесе. – Әтисе Бөек Ватан сугышы вакытында Ладога күлендә һәлак булган. Гаиләдә өч кыз үскән, әниләре колхозда терлекче булып эшләгән, йорттагы барлык эш кызлары җилкәсенә төшкән, шуңа күрә Галина кечкенә чактан ук авыр хезмәтне белеп үскән. Кошки-Новотимбаево мәктәбе чыгарылышы унынчы сыйныфтан соң, Кызыл Йолдыз авылына китапханәче булып эшләргә китә, аннары Иске Сумароководагы интернатта тәрбияче була. Галина Андреевна бер үк вакытта Сенгилеевск педагогия училищесының читтән торып уку бүлегендә укый һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы белемен ала. Шушы ук 1963 елда ул Коры Салмановка егете Александр Андриановка кияүгә чыга. 1970 елда гаилә Жуково авылына күченә, актив Галина Андрееваны авыл Советы секретаре итеп билгелиләр, ә 1980 елда Жуково авыл Советы рәисе итеп сайлыйлар. Ул гомер буе җаваплы вазифаларда эшләде, хәзер дә авылдашлары арасында хөрмәте зур, һәрвакытта ярдәм итә, киңәшләрен бирә. Галина Андреева үзенең балалары белән бәхетле. Ире белән алар өч улларына да туган якны яратырга өйрәтеп үстерделәр. Уллары әтиләре сукмагыннан китте, алар җирлектәге авыл хуҗалыгы предприятиесендә механизатор булып эшлиләр. Олысы Николай – алдынгылыкны били, районда һәм республикада берничә тапкыр призлы урыннар яулады. Андрей белән Александр да абыйсыннан калышмыйча, туган җирләрендә намуслы хезмәт куялар. Әниләренә үзенең балалары белән горурланасы гына кала, ә балалары, үз чиратында, аны ихтирам итәләр һәм зирәк, яраткан әниләре белән һәрвакытта киңәшләшеп яшиләр. Ул киленнәре, оныклары һәм оныкчыклары өчен дә үрнәк, аларга ярату, җылылык һәм кайгырту бүләк итә”.

фотосы: Андрианова гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев