Гомер юкка гына бирелмәгәндер
Кешеләр

Гомер юкка гына бирелмәгәндер

Кечетормылы Гөлфинур һәм Госман Салиховлар 59 ел бергә бәхетле гомер кичерә.

(Тәтеш, 31 октябрь, "Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова (автор фотосы) ).
 Яшьләрне кечетормылының Апас районы авылында укыту­чы булып эшләүче кыз туганы таныштыра, анда Гөлфинур сыер савучы булып хезмәт куйган. “Апа мине әлеге ягымлы кызны клубта күрсен өчен, махсус кунакка чакырды, – ди Госман Салих улы. – Ул миңа бик ошады, өенә кадәр озатырга тәкъдим иттем, ризалашты”. Тыйнак егет Гөлфинурның да күңеленә хуш килгән.
Алар озак уйлап та тормастан, ике айдан соң ук, матур итеп туй ясыйлар. Гадәт буенча, иренең әти-­әнисе белән бергә яңа туганлыкта үзара аңлашып һәм татулыкта яши башлыйлар. Салиховларның өлкән буыны колхозда эшләүче улы белән килененә йорт хуҗалыгында ярдәм итә, балаларын да күзәтеп тора. Ике буын шулай итеп каенана белән 26 ел гомер кичерә, каената белән – 34 ел. 

Госман Салих улы шофер булып хезмәт куя, лаеклы ялга чык­канчыга кадәр соңгы 13 елда аңа ферма мөдире вазифасы ышанып тапшырыла. Хатыны да җирле хуҗалыкта тырышып хезмәт куя, пенсиягә киткәнче медпунктта җыештыручы була. “Игелекле, киң күңелле, искиткеч кешеләр”, – ди алар хакында күршеләре һәм Кече Тормының ФАП мөдире Гөлүсә Сибгатуллина.

Авыл кешеләре гомер буе армый-талмый эшлиләр, үзләренең балалары Нияз белән Фәязны да моңа өйрәтәләр. “Элек каралты-курада терлек күп була торган иде, – диләр алар. – Балалар шуларны асрарга  булышты, иксез-чиксез кырда шикәр чөгендерен эшкәртергә дә ярдәм иттеләр, нинди генә эш кушсаң да – яхшы итеп үтәделәр”. 

Гөлфинур Гашыйк кызына быел 80 яшь тулган, ә аның иренә – 83 яшь. Алар уртаклашканча, вакытның тиз узып киткәнен сизми дә калганнар. Хәзер инде улларының балалары да буй җиткән, гаилә оныкларга, онык­чыкларга тулыланган.

“Олы Тормыдан улларыбыз белән киленнәребез килә, кайчакларда – оныклар да, хәзер безгә кадәр юллар яхшы, нык, – диләр өлкәннәр канәгать калып. – Телефоннан көн саен диярлек безнең сәламәтлекне сорашып торалар”. ­Гөлфинур апа якыннарын татар халкының милли ризыклары белән сыйларга ярата, суыткычтагы катыру өлешендә кинәт кунаклар килсә дип, үзе ясаган тәмле пилмәннәрне күп итеп хәстәрләп куйган. 

Салиховлар чәршәмбе һәм җомга көннәрендә “Тәтеш таңнары” гәҗитен көтеп алалар, аны укырга яратабыз диләр, аеруча да Госман абый районда булган барлык үзгәрешләр белән кызыксынып тора, яңалыклар хакындагы фикерләре белән уртак­лашалар икән.

“Безнең барысы да бар – өйгә су да, газ да кергән, пенсиябез дә җитәрлек. Менә сәламәтлек кенә сыната, бабайның аяк­лары авырта, минем кан басымы уйный, – ди гаилә учагын саклаучы әби. Һәм шунда ук елмаеп, болай дип өсти: “Зарар юк, яшибез әле, Аллаһ безгә алтмыш ел бергә гомер итү бәхетен юкка гына бирмәгәндер”.


Нет комментариев