Иҗат өчен мөмкинлекләр зур
Кешеләр

Иҗат өчен мөмкинлекләр зур

Светлана Олы Шәмәк урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли, буш вакытларын иҗатка багышлый.

(Тәтеш, 3 июль, "Тәтеш таннары", Елена Калашникова). Тәтешле Светлана Маханова эпоксид сумаладан уникаль әйберләр иҗат итә, ул аны бик характерлы материал дип атый.

Светлана Олы Шәмәк урта мәктәбендә инглиз теле укытучысы булып эшли, буш вакытларын иҗатка багышлый.
– Эпоксид сумаладан эшләнмәләр ясау техникасы белән кызыксындым, ул чакта социаль челтәрләрдә әлеге материалдан эшләр күргәнем бар иде. Үзем бу ел башында иҗат белән мавыгып киттем. Питер остасының курсларын уздым, материалларга заказ бирдем һәм иҗат итә башладым. Беренче эшләнмә “комета” бизәге төшерелгән чынаяк иде. Бик яхшы килеп чыкмады дисәм дә була, ләкин мин аны хәзерге эшләнмәләрем белән чагыштырып карау өчен сак­лыйм. Аны термосаклагыч белән капладым һәм көн саен диярлек бүгенге көнгә кадәр файдаланам. Эпоксид сумала – характерлы материал, аны тулысынча контрольдә тоту мөмкин түгел, бары тик аңа, кабатланмас бизәкләр булсын өчен, юл биреп җибәрергә генә кирәк. Аны буявы бик мавыктыра, бу чын иҗат. Иң дулкынландыргычы – катып китүен көтү һәм нәрсә килеп чыкканын күрү. Савыт-саба, чынаяклар, сәгать, брелок­лар, блокнотлар ясыйм. Иҗат өчен иркенлек зур. Барлык эшләнмәләр уникаль һәм кабатланмас, һәрберсендә минем күңел җылысы. Мин ­даими рәвештә яңа техник алымнарга  укыйм, төрле стримнарда һәм конкурсларда катнашам, – дип сөйли Светлана.
Гаиләсе аны хуплый. Уллары Ярослав әнисенең яңа әйберләре белән актив кызыксына. Ә ире Сергей хатынының кул остасы булуы белән ­горурлана.

фото: Махановлар гаилә архивыннан


Нет комментариев