Сөендектән Сания һәм Әсхәт Фәткулловлар ярты гасыр иңгә-иң куеп, татулыкта яши.
(Тәтеш, 2 июнь, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотосы).Сөендектән Сания һәм Әсхәт Фәткулловлар ярты гасыр иңгә-иң куеп, татулыкта яши.
“Икебез дә тумышыбыз белән гүзәл табигатьле авылдан. Көньякта да, төньякта да булдык, – диләр алтын юбилярлар. – Кунакта яхшы, әмма биредән озакка китә алмыйбыз, чөнки безнең тамырларыбыз, күңелебез монда”.
Яшьләр бию мәйданчыгында һәм кичке уенда да түгел – фермада эшләгәндә таныша: Әсхәт әтисенә азык таратыр өчен булышырга килгән, Сания инде сыерлар сава торган була. “Булдыклы, җитез, сыерлар караганда өлгерлегенә сокландым, – дип сөйли Әсхәт Фәйзи улы, балкыган күзләре белән хатынына яратып карап. – Ә инде эштән соң халатын күлмәккә алыштырып, яулыгын да салгач һәм кара озын чәчен тузгытып җибәргәч, күземне аңардан ала алмадым”.
Озак та үтми ул шулай ук үзенең чибәр кызга ошавын аңлый. Туй уздырып, яшьләр иренең әти-әнисе йортында яши башлый. “Җиденче кеше булып килдем алар йортына, – дип искә төшерә Сания Әхмәтҗан кызы. – Гаилә дус, барысы да бер-берләренә ярдәм итә иде”. Ул каенанасы Равия апа турында рәхмәт һәм хөрмәт белән сөйли, алар эштә чакта ул төшке аш әзерләгән, хуҗалыкны алып барган, балаларга күз-колак булган.
Сания апа хезмәт юлы хакында сөйләп, колхозда ул чакта дуңгыз фермасы, кошчылык фермасы, машина-трактор паркы булуын, куян үрчетү белән шөгыльләнүләрен – бернинди эштән дә куркып тормаганлыгын әйтә. Тормышында шундый вакытлар да була, 200 тирәсе исәпләнгән йорт хуҗалыгына почта өләшкән чаклары да булган. “Сумка тулы хатлар, открыткалар, гәҗитләр, журналлар иде. Пенсионерларга миллионнар тараттым”, – дип елмая мөлаем ханым.
Гаилә башлыгы Әсхәт Фәйзиевне авыл хуҗалыгына кирәкле фосфоритлар чыгарыла торган Сөендек карьерының элекке начальнигы буларак бөтен район белә. Яшь ир-егет килешү буенча эшли башлый, аннары махсус курслар тәмамлый, вакытлар узгач производство белән җитәкчелек итү вазифасы ышанып тапшырыла. “Хезмәт бик күп иде, планлы бурычларны үтәр өчен күп көч һәм вакыт таләп ителде, шулай да сынатмадык”, – ди яраткан эшенә ярты гасырга якын диярлек гомерен багышлаган һәм төрле дәрәҗәдәге лаеклы бүләкләргә ия булган хезмәт ветераны.
Гомер буе туган җирләрендә хезмәт куйган авыл кешеләре үзләренең балалары өчен нәкъ тә менә әти-әнисе үрнәк булып тора, дип саный. “Өчесе дә – Миләүшә, Наил, Навил, – дип исәпли күп балалы әти нәсел дәвамчыларын, – йорт хуҗалыгында да, кырда да ярдәм иттеләр, хатын-кыз яки ир-ат эше дип аерып тормадылар. Бер-береңә булышканда гына гаилә көйле һәм җитеш була. Ә иң мөһиме – үзеңнең тормыш парыңа ышану, тыңлый белү, аңлау”.
Тиздән уку елы тәмамлана, һәм бабай белән әби янына оныклары кайтачак, алар ял гына итеп калмыйча, әле тагын яшелчә бакчасында, өй тирәсендә ярдәм итәчәкләр. “Шулай итеп: бабайлар җире – ул көч бирә”, – диләр ирле-хатынлы Фәткулловлар.
Нет комментариев